Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакчаны ничек яңартырга?

─ Иске бакчалы йорт сатып алдык. Анда алмагачлар, грушалар һәм башка җимеш куаклары күп, ләкин алардан котылырга һәм яңаларына алыштырырга туры киләчәк. Моны ничек яхшырак эшләргә?

— Иске бакчада агачлар еш кына ташландык хәлдә, авыру, кисүне, карауны, дәвалауны таләп итә. Ләкин кайчак карт агачлар һәм куаклар берничә ел карап торганнан соң да уңыш белән сөендерми.

Җимеш бирүнең дәвамлылыгы күп факторларга бәйле: климат, туфрак, җир асты сулары дәрәҗәсе, карау.

Кара карлыган биш-алты яшьтән алып ун яшькә кадәр актив җимеш бирә, кызыл һәм ак карлыган озаграк яши.

Крыжовникның уңдырышлылыгы 7-12 яшькә туры килә.

Зелпе ─ җиләк куаклары арасында иң озак яшәүче, ул 20 елдан артык уңыш бирә, әмма еллар узган саен җиләкләре ваклана.

Җимешендә төш булган агач биш яшьтән 15 яшькә кадәр продуктив. Чия, төче чия, слива, алыча, абрикос, персик бары тик көньяк төбәкләрдә генә картаюга кадәр яши. Урта полосада алар начар кышлый һәм ешрак авыруларга дучар була.

erid: 2VtzqwTSgT9

Кәрлә алмагачлар 15 яшькә кадәр үзләренең максимумын күрсәтә. Бары тик биек алмагачлар һәм грушалар гына дистә еллар яши ала.

Иске бакчаны әкренләп үзгәртегез, елына берничә үсенте утыртыгыз.

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

erid: 2VtzqwTSgT9