Газонны чүп үләне басты
Бакчачыга

Газонны чүп үләне басты

Бакчаның ял итү урынына газон чәчкән идек, чүп үләне басты. Аны ничек бетерергә?

Укучыбыз соравына танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:
— Газонда чүп үләне үрчемәсен өчен, ешрак чабарга кирәк. Газон үләне еш чабудан ныгый гына, ә чүп үләне көчсезләнә. Әмма кайбер үләннәргә (бака яфрагы, тузганак) каршы болай гына көрәшеп булмый. Бакчачылык кибетләрендә газон эшкәртү өчен химик чаралар саталар. Мәсәлән, “Прополол” гербициды газон үләненә зыян салмый. Җирдә таркалып бетә, тузганак кебек озын тамырлы чүп үләннәренә көче җитә. Эремәне дозасын саклап әзерләргә, коры, җилсез көнне эшкәртергә кирәк.


ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Фото: pixabay.com/ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бакчачыга

Нет комментариев