Бәрәңге крахмалы карлыган өчен файдалы бик күп матдәләргә
Язын карлыганнарны крахмал белән тукландырам. Карлыганнары эре дә, баллы да була. 200 г крахмалны ярты чиләк (10 л лы чиләк алыгыз) салкын суга салып болгатырга. Плитәгә куеп, куерганчы болгатып торырга. Куергач, өстенә тулганчы җылы су агызып, карлыган төпләренә сибеп чыгарга.
Бәрәңге крахмалы карлыган өчен файдалы бик күп матдәләргә: калий, тимер, магний, фосфорга бай. Крахмал вегетация чорында яшел массаны үстерергә булыша, тамырларны ныгыта һәм уңышын арттыра.
Нет комментариев