Белеп торыгыз!
Бакчачы Лилия Мортазинаның быел сарымсак уңышы мул булган. Кайбер сарымсаклары 170 граммга кадәр җиткән. Мондый уңыш алу өчен берничә киңәшне истә тотарга кирәк, ди.
* Беренчедән, орлыкның сорты эре булырга тиеш.
* Сарымсакны 15 октябрьгә кадәр утыртырга.
* Җиргә тирес салырга.
* Сарымсак урынын ел саен үзгәртеп торырга. Быел утырткан урынга киләсе елга утыртасы түгел.
* Сарымсак тыгыз утыртылмасын.
* Бу яшелчә су ярата. Шуңа да җәй төпләре кипкән саен су сибәргә онытмагыз.
* Угын вакытында өзегез.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев