Хезмәт

Балтач районы

16+
Бакчачыга

Помидорны ничек тизрәк өлгертергә?

Помидор сабагына җирдән 3 см биеклектә бакыр чыбык кертегез. Бу файдалы матдәләрнең тамырга китүен киметә. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк өлгерә, баллырак та була

Август ничек кенә кызу булса да, төннәр салкыная бара. Ә помидор — җылы ярата торган үсемлек. Шуңа төнгә тукылмаган материал белән капласагыз, ул тизрәк кызарачак, гөмбәле чирләргә дә бирешмәячәк, дип яза Ирек мәйданы.

Помидорның артык яфракларын өзегез, помидорларын кояшка таба борыгыз. Кызара, саргая башлаган помидорларны җыеп торыгыз. Үсемлек аларны кызартырга көч сарыф итмәсен, яралган җимшәннәрен үстерергә ашыксын. Кызарырга ашыкмаган эре помидорларның сабак очын теш чистарткыч таякчык белән берничә урыннан 2-3 мм тирәнлектә тишкәләргә мөмкин.

Тишекләр ялгана, ә помидор кызара башлаячак. Помидор сабагына җирдән 3 см биеклектә бакыр чыбык кертегез. Бу файдалы матдәләрнең тамырга китүен киметә. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк өлгерә, баллырак та була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачылык