Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Ризилә Гафарова: «Агачларны яз көне түгел, көздән агартырга кирәк!»

Агачларны агарту язгы көйдергеч кояш нурларыннан саклый.

Райондашыбыз, танылган биолог-бакчачы Ризилә Гафарова көзен агачларның кәүсәләрен агартырга киңәш итә.

«Мин үзем ике өлеш кызыл балчык, бер өлеш сыер тизәге, бер өлеш известь, бер стакан көл кушып, су салып, сыек сметана хәленә китерелгән масса белән, кәүсәләрне агартам. Ул бик матур, аксылрак кызгылт төстә була һәм болай эшләгәндә көз көне бер генә бөҗәкнең дә личинкалары кәүсәгә кереп калмый. Икенчедән, кызыл балчык булганга, бу акшар көзге яңгырларда юылмый», ди ул.. 

Яз көне исә ул агачларны язгы көйдергеч кояш нурларыннан саклый. Гомумән, агачларны яз көне түгел, көздән агартырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга