Виктория җиләкләрен көзгә тукландыру
Бакчачыга

Виктория җиләкләрен көзгә тукландыру

Үзенең киңәшләре белән бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина уртаклаша.

— Җиләкләрнең яфракларын кисеп чистарткач, яхшылап сугарабыз. Шуннан соң сыек кына итеп марганцовка эремәсе белән коендырабыз (бер төпкә 0,5-1 литр тирәсе). 

Икенче көнне азотлы ашлама кертәбез. Мочевина (10 литр суга 1 аш кашыгы, бер төпкә — аның зурлыгына карап 0,5-1 литр) яки тирес әчетеп сибәбез. Бераз су кушып әчеткән тиресне, тавык тизәген 10 литр суга 0,5 литр кушып, яки сыер тизәген 10 литрга 1 литр салып сыеклыйбыз.

Алдан су сипкән җиргә, һәр төпкә 0,5-1 литр итеп, салып чыгабыз. Әгәр җиләкләрдә корткыч бөҗәкләр күзәтелгән булса, алдан агулыйбыз. Теләсә нинди агу куллансагыз да ярый, — ди бакчачы.

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев