Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Балтач гүзәле

Сәрдек гүзәле – бәйге җиңүчесе (+фото)

Түбән Сәрдек – табигатенең гүзәллеге белән күпләр күңелен яулаган авыл. Биредә туып, шул гүзәллектә үскән, туган ягын ташлап китмичә биредә хезмәт юлын башлап җибәргән Алисә Низамова узган атнада Балтач данын яклап, зур бәйгедә көч сынашты.

Арча шәһәрендә үткәрелгән “Татар кызы-2020” конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясап, Алисәбез җиңүче булып танылды. Туган ягын яраткан, аның табигатенә гашыйк булып үзенә шуннан илһам алучы Алисә зур конкурста чыгыш ясагач, үзенең хис-кичерешләре белән дә уртаклашып үтте: “Әлбәттә, курыктым башта, булып чыгармы икән дип. Миңа ышанмаган кешеләр дә бар иде. Көндез борчылып йөри идем дә кичен репетицияләргә баргач тынычланып, күңелем сөенеп кайта идем. Чөнки моңарчы район эчендә үткәрелә торган җыр-бию бәйгеләрендә генә катнашканым бар иде. Әле күптән түгел Балтач халык театрында чыгыш ясый башладым. “Күзләреңне үбеп” спектаклендә Фатих Кәримнең хатынын уйнадым. Бүгенге көндә Чепья мәдәният йортында директор булып эшлим. Бу бәйгедә катнашуым һәм әлеге этапта җиңеп чыгуым белән мин Балтач мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм әти-әниемә бик рәхмәтле. Шундый зур һәм көчле командам булуы белән мин бик бәхетле. Бәйгегә баргач та кызларны күреп сөендем, барысы да минем төсле гади авыл кызлары иде. Бу бәйгедән мин зур көч һәм үземә ышану алып кайттым”.

Республикакүләм бәйгенең киләсе этабы Казанда үтәчәк. Алисәбезгә анда да зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев