Балтач гимназиясе укучылары – госпитальдә
Госпитальдәге егетләргә аралашу җитми
Балтач гимназиясенең талантлы укучылары Казан каласында урнашкан госпитальдә булдылар. Бирегә алар дәваланучы-тернәкләнүче ватандашларыбызга концерт куярга килделәр. Укытучылар һәм әти-әниләр тырышлыгы белән бераз гуманитарка да җыйдылар. Бирегә баруның инициаторы һәм оештыручысы – Зарипова Эльвира Владимировна (үзенең дә ире махсус хәрби операциядә). Концерт номерларын музыка укытучысы Римма Әхтәмова әзерләгән.
Мөгаллимә Венера Мостафина концертны үзе язган шигырьләре белән бәйләп алып барды. Район хакимияте госпитальгә бару өчен бар мөмкинлекне дә тудырды. Балалар йөрәгендәге җылылык хисләре белән бүлешәсе килү теләге госпитальдәге ватандашларыбызны да җылытып, гаиләләре янына, өйләренә кайтырга ярдәм итсә иде.
Мондый очрашулар традициягә әверелсен иде, – ди Венера Әмировна. – Госпитальдәге егетләргә аралашу җитми. Яралылар арасында шундый да яшь егетләр бар, ләкин инде аларга олыгайган кыяфәтләр кергән. Бер әти кеше махсус хәрби операциягә улы өчен үзе киткән, чөнки улының гаиләсе бала көткән. Нәкъ менә ул минем шигырьләремне дә сорап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев