Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Батырлыкка тиң эшләр

Куркыныч зонада ни көтәсен беркем белми


Волонтерлар үзләре дә шулай, ди, һәр барып кайтуыбыз батырлыкка тиң, диләр. Чөнки куркыныч зонада ни көтәсен беркем дә белми.
Ләкин бернигә дә карамастан, ил өчен, иминлек хакына үзебезнекеләрне ташламыйбыз дип тырыша алар.

Бу юлы сүзебез Балтач районында эшләп килүче «За Родину! За Мир» төркеме турында. Әлеге төркем вәкилләреннән булган Ирина һәм Марат Галәветдиновлар махсус хәрби операция игълан ителгәннән бирле солдатларга ярдәм итүдә. Мобилизация башланганга кадәр биш ай инде алар фронтка булышырга өлгерә. Илдәге вәзгыятькә битараф калалмыйлар, 2022 елның мартында гаилә утырышында хәл итәләр дә, үз көчләре белән ярдәмне башлыйлар. Махсус хәрби операция зонасына алар мобилизация башлангач кына гуманитарканы үз машиналарында илтә башлыйлар, аңарчы ярдәмне фронтка Казан каласының Танкчылар Союзы аша тапшыралар. Ир туганнары көрәшнең алгы сафларында. Энеләре менә Егор Кустов Артемьевскийны азат итүдә катнашканда һәлак булды, искә алуыбыз рухын шат кылсын.

 

"Махсус хәрби операциягә инде күптәннән ярдәм итә килсәк тә, аерым төркем булып эшли башлавыбызга әллә ни озак түгел, төркемебез ябык, булышырга әзер булган, теләк белдергән, зонага һәр барып-кайтуыбыз өчен кайгырган ватандашлар гына безнең төркемдә булырга хокуклы дип саныйбыз, берни булышмый, күзәтеп, дәлилсез төрле фикерләр белдереп утыручылар, эшебезгә физик яктан да, мораль яктан да зыян китерүчеләр кирәкми. Чоры андый түгел, без хәзер бердәм булып, солдатларга булышып, ничек тә җиңүне якынайтырга бурычлыбыз. Хәрбиләр нинди ярдәм сорый, барысын да үтәргә тырышабыз, әле менә шушы көннәрдә генә безнең команда ярдәм илтеп кайтты. Егетләребез 28 сентябрь көнне прицеплар тагып китеп, утлар кичкән юлларны үтеп, посылкаларны эчкәртен үк кертеп тапшыруга ирешә алдылар. Чираттагы бу поездкада дрон, бронижилет, азык-төлек, төзелеш кирәк-яраклары, инструментлар, медицина кирәк-яраклары илттек, шуларны сораганнар иде, — ди Ирина. — Боларның барысын да группадагы ярдәм итәргә атлыгып торучы ватандашлар ярдәме белән алабыз, туплыйбыз. Мин бик рәхмәтле үзебезнең группадагы райондашларга, дусларга, якыннарга, бигрәк тә балаларга зур рәхмәт. Яшь буынның булышуына куанабыз, бу чираттагы баруда да Салавыч, Шубан, Кенә мәктәпләре зур ярдәм күрсәтте, башка мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан да ярдәмнәр күп килә. Мәгариф учреждениеләре гел булышып торалар. Төрле шәһәрләрдән дә финанс ярдәмнәре килә.

 


Төркемнең хәрби акча янчыгы илдәге хәлне күңеле белән аңлаган, солдатларыбызга, аеруча да райондашларыбызга ярдәм итәргә атлыгып торган Балтач халкы булышлыгы белән тулыланып тора. Аларның да нәкъ башка төркемдәшләрендәге кебек 100 сум акча күчерә торган көннәре бар. Менә бу көннәрне күз уңыннан җуярга ярамый, хөрмәтле газета укучыларыбыз, ничек тә тырышып булышырга кирәк, окопларда, ядрәләр яуган болын-кырларда көрәшкән ир-егетләребез тыныч тормышта рәхәтләнеп гомер итүче ватандашларына үпкәле булмасын, Ватан үзенең ваеемсыз кешеләреннән ваз кичмәсен өчен көчтән килә алырлык ярдәмне кызганмаска кирәк. Ихтыяри-мәҗбүри китеп, кире кайта алмаган батырларыбыз рухына, аларның истәлегенә дип тә ярдәмнәрдән баш тартмыйк. Волонтерлар бик тә тели бергә һәм бердәм булуны.


— Без һәр килгән ярдәмне үзебезнең төркемебездә күрсәтеп барабыз, егетләребез барып кайтканнан соң исәп-хисап эшләрен социаль челтәрләргә куябыз, — ди Ирина. Ярдәмнәренең чиге-чамасы булмаган әлеге төркем вәкилләренә имин юллар, ярдәм итүчеләрнең тагын да күбрәк булуын телик, чөнки әле барасы да барасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев