Бүген районда Волонтерларны хөрмәтләделәр
Бик күп волонтерлар хәрби часть командирларыннан Рәхмәт хатлары алды...
5 декабрь — Рәсәй Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә Волонтерлар көне дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан бүген район мәдәният үзәгендә районыбызның волонтерлар төркеме күргәзмәләр оештырды, үзләренең нинди юнәлеш тә шөгыльләнүләрен бәян итте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге эшче төркем күргәзмәдә волонтерлар эшчәнлеге белән якыннан танышты, кызыксынды, эшләрендә уңышлар теләде.
Сәхнәдә барган бәйрәм концертында Рамил Нотфуллин волонтерлар хәрәкәтен югары бәяләде, вәзгыятькә бәйле волонтерлар хәрәкәтенә 2000 кеше кушылды, әле алай гына булса, диде ул һәм бу хезмәтне риясыз эшчәнлеккә тиңләде.Ә Айдар Хәйретдинов аларны изге күңелле, дәү йөрәкле дип атады. Бик күп волонтерлар хәрби часть командирларыннан Рәхмәт хатлары алды, район башлыгының һәм башка рәхмәт хатлары да бирелде.
ТР Дәүләт Советының Рәхмәте волонтер Фоат Фарук улына һәм Ленар Рафаэль улына белдерелде.
Районыбыз башлыгы үзе үк тә солдатларга ярдәм итүдә бик тырыша, инде берничә мәртәбә гуманитар ярдәм илтеп кайтты. Районның хәрби комиссары Рамил Рашитовичка да "Фронтка ярдәм өчен" дигән медаль тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев