Дус дусны онытмый
Онытмыйбыз, бергә кайгырабыз
«Батырлык, намус һәм кыюлык. 3нче батальон. Онытмыйбыз, бергә кайгырабыз. 10нчы рота, 4нче взвод».
Шеңшеңәр зиратында Радик батырның каберендә әнә шундый әләм җилферди, 3нче батальон әләме...
Аны күптән түгел мәрхүм Радик Закирҗановның махсус хәрби операциядә бергә хезмәт иткән дуслары куйды. Моңарчы өч районга барып, братларына шундый әләм куеп кайтсалар, бу юлы сугышчан дуслар бергә җыелышып, Радик батыр янына килделәр. Радик батыр райондашыбыз «Кетл» Рамил Хәйретдинов белән бергә булганнар. Әләм куярга кайткан Казан егетләре арасында Рамил белән бергә махсус хәрби операциядә азат ителгән җиргә әләм куйган «Баймак» Дима да бар. «Кетл» белән «Баймак» кына күрсәткән кыюлыклары өчен озын ялга кайтты, ә егетләрнең калганнары яралы, дәваланып, тернәкләнеп йөриләр.
— Онытмаганнары өчен зур рәхмәт, — ди Радикның әнисе Рима ханым. — Баламның рухы куанып ятсын. Егетләрнең барысы да исән-сау булсыннар, гомерләре бетмәсен, җиңү белән кайтсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев