Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Фәнзил, син безнең белән

Хәрби батырлыклары өчен «Батырлык» орденына лаек булган, арабыздан китүенә бер ел булган вакытта Фәнзилебез исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган ярышыбыз да шундый матур, оешкан шартларда узып китте.

Үзен күптәннән белгәнгә күрә, аның истәлегенә кул көрәше ярышлары уза дигәч, лаеклы ялда булсам да, «Балтач» спорткомплексына килми булдыра алмадым. Исән вакытта язмам герое нинди генә тармакта эшләсә дә, язмыш безне гел аның белән очраштырып тора иде. Аннан тормыш иптәше Зөлфия белән дә безне журналистика өлкәсе тыгыз элемтәдә тотты.

Ярты Кили авылы кешеләрен белгән кебек аның әти-әнисен дә белгән булып чыктым. Әнисе Роза ярышларны көне буе күзәткәнлектән, аның белән бик күп хатирәләрне дә яңартырга туры килде. Кулыма каләм алырга да булдым. 

Инде менә хәрби операция башланганнан бирле, күпме яшь гомерләр вакытсыз өзелеп, томаннарга кереп югалган кебек, югалып бара. Көн дә районыбызга кайгылы хәбәрләр бер-бер артлы килеп кенә тора. Бүгенге язмам герое Фәнзил Рәис улы Шакиров та, Украина да барган хәрби операция вакытында илебезнең, безнең җаннарыбызның тынычлыгын, сугышчан дусларының гомерен саклап калу өчен дошманның бар утын үзенә алып, батырларча һәлак булды.

Хәрби батырлыклары өчен «Батырлык» орденына лаек булган, арабыздан китүенә бер ел булган вакытта Фәнзилебез исемен мәңгеләштерү максатыннан оештырылган ярышыбыз да шундый матур, оешкан шартларда узып китте.

Ачылу тантанасы да күпсанлы дуслары, классташлары, районыбызның урынлы җитәкчеләре килгәнлектән, хәйран гына вакытка сузылды.

erid: 2VtzqwTSgT9

Уйлаганнан да күбрәк булып чыкты ярышта катнашырга теләүчеләребез. 2011, 2012-2014 елларда туган балаларыбыз ярышына 90 укучы җыйналу үзе бик зур күрсәткеч инде. Республика ярышларына тиң ярыш булды  бу. Шушы форсаттан файдаланып, Фәнзилнең гаиләсенә, әти-әнисенә, район хакимиятенә, батырның дусларына, классташларына, хезмәттәшләренә, спорт мәктәбенә, «Смәел» җәмгыятенә, Балтач гимназиясенең талантлы балаларына, ашханәдә эшләүче пешекчеләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. «Ватанны саклаучылар» фондының райондагы координаторлары Дилүс Гатиятуллин белән Гөлүзә Сәгъдиева батырның гаиләсенә хөрмәт йөзеннән, нәсел дәвамчысы улы Иреккә бүләкләр тапшырды. Кул көрәше остасы, әлеге ярышның шушылай дәвамлы булуына еллар дәвамында саллы өлеш керткән Фагыйль Гайнетдинов үзе дә балаларны ярыштыруда катнашты.

Дәвамлы булсын ярышларыбыз, диясе генә кала. Бу кечкенә генә язмам Фәнзил рухына изге дога булып ирешсен.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәнзил Шакиров

erid: 2VtzqwTSgT9