Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

«Көмеш волонтерлар»га ярдәмгә Норма урта мәктәбе укучылары килә

Ярдәмгә мәктәпләр иң беренчеләрдән булып күтәрелделәр

  Шушы көннәрдә Норма урта мәктәбе укучылары  ике сәгать эчендә ике иминлек челтәре әзерләп бирүдә катнашты.

Чапшар авылының мәдәният хезмәткәре Гүзәлия Вәлиева  Норма урта мәктәбенең директор киңәшчесе Наил Гайнановка мәктәпнең волонтер балаларын сорап мөрәҗәгать итә, – тиз көннәрдә иминлек челтәрләре үреп, волонтерларга тапшырасылары бар! Мәктәп укучылары челтәр үрә белә, мастер-классларда асылына төшенделәр, хәер, мондый челтәрләрне күп үргән балалар инде алар. Балаларның хезмәтләреннән Гүзәлия апалары бик тә канәгать кала. Өчәр сәгатькә сузыла торган эшебезне, өлкәннәр һәм мәктәп укучылары белән, ике сәгатьтә төгәлли алдык, ди ул.

Укучы балаларның фронтка булышулары «Үзебезнекеләргә ярдәм итәбез!» дигән акция кысаларында башкарыла. Нигездә, «Беренчеләр хәрәкәте»нең төп бурычларыннан берсе ул солдатларыбызга ярдәм итү. Бу уңайдан Норма урта мәктәбенең тырыш, ярдәмчел балалары хезмәт тә сөя, эшнең дә рәтен белә. Аларның авыл уртасына куелган Батырлар һәйкәле тирәләрен кардан арчуларын, агач утыртуларын, әйләнә-тирәлекне чистартуларын күреп сокланасың. Солдатларыбызга киптерелгән яшелчәләрдән ашлар, чәйләр тутыруга да хирыс алар. Илнең  батыр уллары җирләнгән зиратка илтә торган баскыч юлны да кышын ялт иттереп кардан арчып куялар, якыннарының каберләрен зыярат кылырга баручы якыннары, мәрхүмнәргә дога кылырга килүчеләр, шушы юлдан үтеп йөрүче авылдашлары аларга бик тә рәхмәтле.

Мәктәптә 84 волонтерыбыз бар, алар «Игелек кыл» дигән отряд вәкилләре,  ди  Наил Гайнанов. Бөтен эштә дә катнашырга тырышабыз, 2024-25 уку елында волонтерлык эшчәнлегебез  62 сәгатькә җыелган. Ел әйләнәсе ветераннарга, өлкәннәргә булышабыз: утыннарын кисешәбез, өйләрен җыештырышабыз, кыш көннәрендә карлар көрәшергә барабыз. Муса Җәлил урамында эстакада бар, аны җыештырып, кышын бозлардан арындырып торабыз. Пүскән, Чапшар, Кили, Норма авылы һәйкәлләрен чиста тотабыз. Җәмәгать эшләрендә актив катнашабыз. 29 июнь көнне  Кариле авылы Сабантуе өчен әрәпә җыярга планлаштырабыз, Норма Сабантуена әрәпә җыйганда да шулай ук безне, волонтерларны чакырдылар. Шушы эшләр арасында төп урынны фронтка ярдәм итү биләп тора. Токмач җәю, шәм ясау, челтәр үрү, лента кисү эшләрендә Чапшар авылы волонтерлары бик актив. Әнә шулай бик матур эшләп киләбез, һәр эштә дә балалар бик теләп катнашалар. Дәрес вакытларында андый эшләргә барып булмый, буш вакытларда күбрәк 6-10 сыйныф укучылары белән йөрибез. Волонтерларыбызның таныклыклары бар, яңа килгән укучыларыбызга да теркәлү җибәрдек, аларга яңа таныклыклар кайтачак. Сафларыбыз артып тора.                                                                                                                                                                                                     

Солдатларга гуманитар ярдәм җыеп җибәрүдә дә читтә калмый балалар, алар алып килгән кием-салым, азык-төлек белән тартмалар бик тиз тула. Җиңүгә рухландырган хатлар язалар, беренче елларда гуманитар ярдәмне машиналарга төяп озатуда укучыларның ярдәмнәре зур булды.

Ватанны саклаучылар елы буларак, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез белән очрашулар да үткәрәләр. Яу кырында башын салган батырларырыбызны да онытмыйлар, Бөек Ватан сугышына багышланган музей-почмакларында үзләрендә белем алган Фәнзил Шакиров, Айнур Ризванов, Илдар Зарипов, Рәдис Вафин турында истәлек такталары урнаштырганнар. Мәктәп диварында танылган көрәшче, спорт мастеры, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Илдар Зариповның мемориаль тактасы куелган.

Батырларның ялгыз, ярдәмчесез калган әти-әниләренең дә хәлләрен белеп кайта волонтерларыбыз, лаеклы ялдагы мәгариф ветераннарына бүләкләр дә илтә, тантаналы чараларда актив катнаша.

Әнә шулай, өлкәннәр  – алар «көмеш волонтерлар»ыбыз, һәр гамәлнең үзәгендә торучылар, ә инде балалар, алар яшьләр, урта һәм өлкән буын вәкилләреннән үрнәк алып, эшкә өйрәнеп киләчәккә таба баручылар. Якты булсын иде барыр юллар, махсус хәрби операциягә дә нокта куелсын, Җиңү сүзен ишетеп, кабаттан тыныч вакытларга кайтырга язсын иде. Ә хәзергә йөрәк түрләрендә төп максат – көчебездән килгәнчә, булдыра алганча солдатларыбызга ярдәм итү. Норма урта мәктәбе укучылары, уңган волонтерлары моның шулай икәнлеген тирәнтен аңлый, шуңа күрә изге гамәлләр кылудан калмаска тырыша. Рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар