Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Контракт төзегәннәргә 1 миллион ярым сумга кадәр акча бирелә

Моның өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк

Татарстанда яшәүчеләр Россия Федерациясенең Иминлек министрлыгы белән хәрби контракт төзергә тәвәккәллиләр икән, аларга 1, 5 миллион сум күләмендә бер мәртәбә акча бирелә. Әлеге акчаны мобилизация буенча китеп, контрактка кул куючыларга да, контракт нигезендә хезмәт итәргә теләк белдергән солдат егетләргә дә алу мөминлеге бар.
Татарстан Республикасы Рәисе чираттагы республика киңәшмәсендә Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә акча күләмен арттыру турында әйтте. Хәзер, әйткәнебезчә, бер тапкыр түләү күләме 1,5 миллион сумга кадәр күтәрелде. Әлеге сумма республика биргән, РФ Иминлек министрлыгы, Татарстан районнары һәм калалары хисабына шулай тулылана. Моның өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк. 

Контрактны татарстанлылар гына түгел, чит төбәкләрдә яшәүчеләр, хәтта чит ил гражданнары да төзи ала. Кайда яшәүләренә карамастан, аларга Татарстанга кадәр килергә һәм хезмәт урынына кадәр барырга булышачаклар. Чит ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә РФ гражданлыгы алуда ярдәм булачак. Контракт төзегәндә, медицина күзәтүе узганда торак биреләчәк, ашау белән тәэмин итү каралган. Хезмәткә рәс-миләштерү бер-ике сә-гатьтән башлап, күп дигәндә ике көнгә сузылырга мөмкин. Татарстанда контракт төзүчеләргә хәрби хәзерлек тә үткә-рәчәкләр.

Илнең хәрби көч-ләренә ир-егетләрне дә, хатын-кызларны да көтәләр. Махсус хәрби операциягә медицина хезмәткәрләре, пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүчеләр, шоферлар, артиллеристлар кирәк. Татарстан контрактчыларына киткәндә бөтен кирәкле әйберне дә биреп җибәрәләр, медицина кирәк-яраклары булган аптечканы кулларына тоттыралар. Шуңа күрә, контрактчыларга бернәрсә дә сатып алырга туры килмәячәк. Яңа территорияләрне саклаячак «Батыр» исемле батальонга җыю да уңышлы бара. 
Балтач районында да контракт буенча хезмәт итүгә чакыру буенча бурычлар куелган, эш максатчан юнәлештә алып барыла, рекламалар беркетелгән.

— Контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыруны гел рекламалап торабыз. Балтач бистәсендәге район хәрби комиссариатына беркетелгән баннер даими яңартылып торыла, — ди Балтач район хәрби комиссариатының контракт буенча җаваплы хезмәткәре Булат Әхмәдуллин. — Кеше күп йөри торган урыннарда, мәсәлән, күпфункцияле үзәктә ике плакат тора. Зур авылларга кергәндә дә игътибарны үзенә җәлеп итәрлек итеп плакатлар куелган, әйтик, Чепья авылына кергәндә шундый ук плакатлар тора, «Светофор» кибете янында баннер бар, бистәнең юллар кисешкән Чепья чатында да баннер тора. Тагын район үзәк китапханә бинасы янында баннер булырга тиеш. Һәр оешмада-учреждениедә бина эчендә плакатлар тора. Тик арада яңа вариантка алыштырылмаганнары да бар, җитәкчеләр, коллективтагылар үзлә-ре дә моңа игътибарлы булып, яңалык булган саен, плакатларны яңартып торсыннар иде. Күргәннәрен без алыштыртабыз. Листовкалар өләшенеп торыла, һәрбер эш урынына, авыл җирлекләренә җитәрлек итеп таратыла. Автобуска беркетелгән мобиль пункт та эшли. Район хакимияте, полиция биналары эчендә яңа плакатлар, листовкалар стеналарга беркетелгән, тукталышларда күз төшәрлек урыннарга плакатлар ябыштырылган.

Дәвамы: «Хезмәт» газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: контракт буенча хезмәт