Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга нинди ярдәм чаралары каралган?

Икенче түләү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән расланган. 2023 елның 31 августыннан соң хәрби хезмәт узуга контрактлар төзегән гражданнар 305 мең сум ала.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына Татарстанда өстәмә ярдәм чаралары күрсәтелә. Алар - түләүләр, яңа туган балаларга бүләк комплектлары, хәрбиләрнең өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына шифаханәгә чираттан тыш юлламалар. Бу хакта Татар-информ яза. 

2022 елдан «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт узучы кешеләргә бер тапкыр 360 мең сум түләнә. 2024 елдан бу акчалар «Батыр» батальоны хәрбиләренә дә түләнә башлады.

Икенче түләү Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән расланган. 2023 елның 31 августыннан соң хәрби хезмәт узуга контрактлар төзегән гражданнар 305 мең сум ала.

Республикада хәрбиләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чаралары комплексы күрсәтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган. Һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына бер тапкыр 2 млн сум түләнә.

Моннан тыш, йорт кишәрлеге чикләре эчендә газ үткәрүгә һәм йорт эченә газ җиһазлары сатып алуга бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирелә. Ярдәмнең тагын бер өстәмә чарасы - яңа туган балалары булган гаиләләрне, керемнәрне исәпкә алмыйча, балалар кирәк-яраклары комплекты белән тәэмин итү. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның пенсиядәге гаилә әгъзалары чираттан тыш шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар белән тәэмин ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев