Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

Ни кызганыч, кырык яшен тулган көндә кырыгынчы кичең үткәрү...

Сыйныфташлары, чик буе сакчылары, яраланып кайткан сугышчан дуслары, затлы биюче, җырчы егет кызларыбызның чыгышлары чараны тагын да баетты.

Шеңшеңәр мәдәният йортында махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Рәмис Исмәгыйл улы Әхмәтханов истәлегенә «Без бит әле яшәп туймадык», - дип исемләнгән зур концерт булды.

Сыйныфташлары, чик буе сакчылары, яраланып кайткан сугышчан дуслары, затлы биюче, җырчы егет кызларыбызның чыгышлары чараны тагын да баетты. 

Шундый эчтәлекле, уйланылган, бер сюжетка корылып мәгънә белән үрелеп барган әлеге чара һәркемнең күнелендә озак сакланыр. Аерым олы рәхмәтебез район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов һәм күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәлил Әгъләм улы Хаҗиевка. 

Авыр болыт басты авыл күген
Мәрхәмәтсез язмыш нишләдең?!... 
Сукса тимер өзәр яшь егетне
Вакытыннан алда җирләдең.

Без күрше дә түгел, авылдаш та
Ләкин яхшы беләм мин сине. 
Күрешкәндә ачык йөзле идең
Елмаюың гади, сөйкемле. 

Матур итеп аралашкан чаклар... 
Хәтеремдә рәттән бары да. 
Насыйп булыр микән очратырга
Синдәй кешене дим тагында. 

Зарыгырлар инде басу-кырлар, 
Моңаерлар сайрап тургайлар, 
Тракторың күзен алмый көтәр
Озак үтә диеп бу айлар. 

Юксынырбыз сине бик озакка, 
Сагынырбыз язын, көзләрдә. 
Искә төшерерләр кабат-кабат
Капка төпләрендә җәйләрдә.

Кая барып була, ниләр эшләп
Кем үзгәртә ала тәкъдирне.
Калганнарга Раббым сабырлык бир
Түземлек бир, бул син рәхимле. 

Ни кызганыч, кырык яшен тулган көндә
Кырыгынчы кичең үткәрү.
Җәмәгатең, улың, кызың белән
Ана сагышларын күтәрү. 

Җеназаңа басып дога кылдым
Кичер дидем Аллам, ярлыка.
Яхшы кеше иде, җәннәтле ит
Шәһит киткәнлеге хакына. 

Автор: Фидаил Хайруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сво