Нөнәгәрдә волонтерларның очрашу кичәсе узды+ бик күп фото
Кешелекле, мәрхәмәтле кеше дип кемне атыйлар соң!?
Уяндыңмы, елмай!
Көнне башла шулай,
Елмай үз-үзеңә,
Әйтәсе сүзеңә.
Таралыр бар кайгың,
Тыныч калыр җаның
Күтәр күңелеңне
Бу бәхет түгелме?
5 декабрь көне — волонтерлар көне буларак билгеләп үтелә. Менә шушында эш башкарган, кешеләр мәрхәмәтле, кешелекле, киң күңелле, ярдәмчел булалар да инде
Мәрхәмәтлелек — ул барлык яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, ярдәм итү, хөрмәт һәм ихтирам итүне аңлата.
Кеше туганда ук кеше булып туа. Ләкин кешелеклелек ул кешегә тумыштан ук бирелми. Башкаларга булышкан, явызлык эшләми торган, үзенең тирә — ягын яхшы якка үзгәртергә тырышкан, кешеләрне хөрмәт иткән кешене генә кешелекле дип атарга мөмкин.
Мәктәптә, авылда безнең кешелекле, мәрхәмәтле кешеләр күп. Волонтерлар җитәкчесе Шафигуллина Алсу белән мәктәп укучылары, авыл кешеләре бергәләп күпме яхшылык эшләделәр.
Мәктәпкә килгәч очрашуда да Алсу, мәктәп коллективына, балаларга рәхмәтен белдерде. Рәхмәт хаты белән медаль дә менә шушы хезмәт нәтиҗәсе икәнең аңлатып үтте.
11 нче сыйныф укучыларына волонтер таныклыгы бирелде, һәрвакыт булышырга әзер торуларын әйтте алар. Яхшы билгеләргә генә тәмамласыннар диясе генә кала аларга.
Безнең мәктәп балалары «Солдатка хат» акциясендә дә бик теләп катнаштылар. Мәктәпнең биш укучының хатын безнең батырларыбыз алып рәхмәтләрен җибәрделәр, көч өстәп җибәрде диләр. Әздән күңел була шул.
Волонтерларыбызны рухландырып торган Шафигуллина Алсугада рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.
Нинди генә ситуацияләргә очрасаң да, кешелекле, мәрхәмәтле булып калырга кирәк. Волонтерлар хезмәте дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз. Очрашу кичәсе күңелдә җылы хисләр уятты. Кемнең хезмәте кергән, зур рәхмәт, авыл халкына бигрәк тә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев