Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Батырлык

СВОда яраланган хәрбиләр пластик хирурглардан ярдәм алачак

Яраланган хәрбиләргә пластик хирурглар бушлай ярдәм итәчәк.

Белгечләр кыйпылчыклы җәрәхәтләр аркасында бит һәм тән җәрәхәтләрен тергезү белән шөгыльләнә. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Россия пластик, реконструктив һәм эстетик хирурглар җәмгыяте президенты һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Наталья Мантурова хәбәр итте.

«Безнең белгечләр кыйпылчык җәрәхәтләрдән зыян күргән пациентлар белән эшли, тәннең һәм битнең зарарланган урыннарын тергезәләр. Мәсәлән, без Бурденко хәрби госпитале һәм башка клиникалар базасында операция ясыйбыз. Гамәлдәге дәүләт программалары пациентларга бу ярдәмне түләүсез алырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләде ул.

Моннан тыш, Мантурова әлеге программалар кысаларында шулай ук тернәкләндерү һәм косметик процедуралар тәкъдим ителүен өстәде. Стоматологлар шулай ук хәрбиләр өчен бушлай хезмәтләр күрсәтә, дип яза «Шәһри Казан».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев