Махсус хәрби операция зонасында алга барыш, барган саен хәлләр катлауланса да илебез Ватан сакчылары, тылдагы халыкның батырлыгы белән җиңүгә омтыла. Волонтерларыбызга да хәзер гуманитар ярдәм илтә барулар кыенлашты, дошман «тәлинкәләре» арта бара. Командирлар афәт сагалап торуын кисәтеп килмәскә дә кушалар, әмма тел килмә дисә дә, күңел көтә, солдатлар ярдәмгә, туган як җылысына мохтаҗ. Балтач волонтерлары бернигә дә карамый утлы якларга баруларын дәвам итәләр. Әле күптән түгел генә Елена Вәлиева төркеме ярдәм илтеп кайтты. Калган төркемнәр дә туктамый, барып торалар. «Командирлар юлга чыкмагыз дигәннән соң да йөрәксенеп киттек без», – ди Лена апа. – Туктап калырга һич ярамый, хәзер калалардагы сирена тавышларын ишеткәч, без тагын да ныграк булышырга тиешбез. Каршы якка бөтен дөнья булыша бит, күреп торасыз, ә без үзебезнекеләргә булышырга тартынабыз. Йөрәгем әрни, группаларда булышучыга караганда, күзәтеп утыручылар күбрәк. Һәр кеше 100 сум күчерсә дә күпме запросны үти алыр идек. Барган саен бу афәтнең катылыгына, каршы якның коралларының күплегенә инанып кайтасың, якын-тирә шәһәрләребезне утка тотулары да бик борчый. Үз күзләрең белән күргәч аеруча да куркыныч. Ә монда бәйрәм арты бәйрәм, көн дә Сабантуй, моңарчы булмаган авыл көннәре, Набережный дигән җирдә концерт һәм башкасы, ул ярышның ниндие генә юк, кайлардан гына табып бетерәләр, чуртым белсен.»
Әйе, анда очкан кошлар җырчы түгел, – юк итүче, анда үзләренең исемнәрен дә оныталар, – кушамат белән генә дәшәләр, анда сыкрау, җан ярасы, тәмуг, кан, әрнеш, тән салкыны...
Лена апа гуманитарка җыйганда ярты нервланып бетә, монысын илтәм дә бүтән бармыйм, дип күпме мәртәбәләр генә такмаклыйдыр ул, әмма күпме әни кешенең, хатынның, туганнарның күзләре үзенә төбәлгәнлеген күреп, янә йомшый, ә инде барып кайткач, андагыны үз күзе белән күргәч (барган саен төрлечә күренешләргә тап булалар), егетләрне кызганып янә китә. Хәзерге вакытта Лена ханым шоферлардан Илшат Шәйхетдинов һәм Таһир Мөэминов белән кайнар ноктага ярдәм илтә. «Ас» шоферлар, дип мактый Лена апа аларны.
Бу юлы Лена апаны егетләр каршы алырга чыкты һәм блиндажга кадәр озата барды. Пулеметлар күккә төбәлгән иде.
Бик арып, йөдәп бетеп кайта Лена апа ерак юлдан, холкы да үзгәрә, кайтып бераз вакыт узгач кына кеше рәтенә керә башлый. Мобилизация башланганнан бирле аның шушылай тырышып, алҗып-бетеп, егетләр өчен үзәге өзелеп йөрүен күреп (ул гынамы әле, балалар йортындагы ятимнәр янына да керә, госпитальдәге яралыларны да ташламый), ярдәм итүчеләре ничек тә аның хәленә керергә тырыша. Әле күптән түгел татар эстрадасында яшьләй танылган йолдыз, хәзер исә ислам дине кагыйдәләре буенча яшәүче, махсус хәрби операциягә зур күләмдә ярдәм күрсәтүче Венера Нәбиуллина (Шәмиева) Лена апаны үзенең Казаннан ерак түгел генә урнашкан утарына кунакка дәште. «Лена апа, махсус хәрби операция башланганнан бирле аралашып, бер тапкыр күрешкән дә юк бит, кил әле, бер утырып сөйләшик», дип күпме генә чакырса да, Лена апа вакыт таба алмады, барырга да атлыгып тормады. Һәм көннәрдән беркөнне илһам килеп барып кайтты. Әлеге чарага фронтка чиксез ярдәм итүче танылган табибә Наилә Камалиева, улы Асафын бик яшьләй яу кырында югалткан Лилия Гозәерова һәм бердәнбер улы Әсгатьне мобилизация кысаларында Ватан сагына озатып, улы батырларча һәлак булган, хәзер исә ачы хәсрәтләр йотып яшәүче Гөлшат Гыйззәтуллина да чакырулы иде. Бәлки Лена апа әлеге чараның нигездә үзенә багышланачагын аңлап та бетермәгәндер, килеп керешкә үк башка район волонтерлары үзен кочаклап алгач, аптырап та куйды кебек. Юк, югалып калмады ул, югалып кала торганнардан түгел, тиз арада әңгәмәдәшләрен танып алды, уртак сөйләшер сүзләре дә күп шул. Кайсы килеп «сезнең аркада мин улымны таба алу бәхетенә ирештем» ди, кайсы иремә, балама бары сезнең аша гына гуманитарка барып җитте, ди, шул арада Венера ханым Лена апаның иңенә кәҗә мамык шәл яба. Балык Бистәләре бәйләгән шәл, ул якларда бу һөнәр киң җәелгән. Венера үзе дә Балык Бистәсе кызы, шуңа әлеге очрашуда аның райондашлары башка районнан килүчеләргә караганда күбрәк иде.
Елена Вәлиева төркемендә дә Балык Бистәсеннән волонтерлар күбрәк, Балтач волонтеры алар белән дә эшли, ул як ярдәмен дә алып китә. Егетләр бит бергә безнең, Рәсәйнең төрле якларыннан булсалар да бергә, бер ут эчендә. Венера ханым гаиләсе дә чиксез күп булыша махсус хәрби операция зонасына. Ул көнне генә дә Лена ханымга 50 мең сумлык медицина кирәк-яраклары тапшырды.
Очрашуны дини белемгә ия Наилә Нургаязовна изге Коръән сурәләре белән башлады, ахырдан хатын-кыз сәламәтлеге буенча сорауларга җаваплар да бирде. Балаларын, ирләрен яу кырында югалткан, яисә хәзерге вакытта газизләре ут эчендә булганнарга монысы да мөһим иде.
Әнә шулай, безнең Балтач волонтеры хөрмәтенә мул сыйлы табын артында, мич бәлеше пешереп бик матур очрашу узды. Кунаклар да күп килгән иде. Барысы да Лена ханымның кыюлыгына, үҗәтлегенә, курку белмәс кеше булуына сокланды.
– Мин бер кешене дә аермыйм, – диде Елена Вәлиева. – Җитәкчеме ул, гади кешеме, баймы, түгелме... Миңа бөтен кеше дә бертигез. Без бары тик бердәмләшеп фронтка ярдәм итәргә тиешбез. Егетләрдән килгән запросларны үтәп, илтеп тапшыра алсак, бүгенге көндә шуннан да зур саваплы һәм кирәкле эш юктыр. Саклаган кадәр саклый алсак иде егетләрне.
Лена апа белән баручылар да кичәне бик ошаттылар, Наилә ханымны әйттек инде, солдатларга чиксез күп ярдәм күрсәтүче, үзе бу хакта мисаллап әйтергә кушмый, савабы калмый алайса, ди. Лилия Гозәерова улы һәлак булганнан соң бер ел тирәсе сабырлык өлгесе булып йөрде әле, аннан талчыбыктай сыгылып кына төште, бик күп хастаханә юлларын таптады, хәзер менә тернәкләндерү чоры кичерә, аңа бу мәгънәле, йөрәк ярасына дәва бирүче очрашу (Венера өстәп мунчалы-чанлы-күлле, массажлы ял да бүләк итте аларга, ав.) бик тә кирәк иде. Гөлшат Гыйззәтуллина җәмгыять эшләрендә бик актив кеше, һәрдаим ярдәмчел, ярдәмгә мохтаҗ туганы Чулпанга якын иптәш, шуңа күрә аңа да бу ял тансык булды.
Очрашудан соң, икенче көнне үк Лена апа дөбер-шатыр әзерләнде дә, яңадан егетләр янына чапты. Ә очрашуга кадәр Нормабаш авылы егете Булатка төзелеш материаллары табуда ярдәм иткән иде.
Лена апаның кылган гамәлләренә сокланабыз да сокланабыз инде, ә менә тормышы бар яктан да җитеш, беркеме дә махсус хәрби операциядә булмаган Венера Нәбиуллина гаиләсенә ничек карарга соң?! Бу аларның гадилегеме, юмартлыгымы, кешелекле булуларымы?
– Барлык изге гамәлләребезне дә Аллаһ ризалыгы өчен эшлибез, – ди Венера ханым.– Яралы йөрәкләргә рәхим-шәфкать күрсәтү ул безнең изге бурычыбыз, Рәсүлебез дә шулай куша. Әлхәмдүлилләһ, без ниятебезне чынга ашыра, Лена апаны үз төркемендәге якташ волонтерлары белән якыннан таныштыра алдык. Иң мөһиме, дөньялар тынычлансын иде инде. Бөтен кеше дә моңарчы яшәгән кебек тигез, матур, якты, бәрәкәтле тормышта яшәсә иде.
Лена ападан очрашу ошадымы соң дип сорыйм, миңа нәрсә, ачы бала хәсрәте күргән, батыр уллар үстергән райондашларыма ошаган булсын, мин шуңа риза, ди ул. Анда да яралы йөрәкләр турында уйлый. Тикмәгә генә махсус хәрби операциядәге «уллары» (егетләрне ул улларым дип йөртә) аны «Лена әни» дип йөртми торгандыр инде. «Мине һәрчак әнием саклап йөртә», ди бик яшьләй әти-әнисен юл фаҗигасендә югалткан, балачагын балалар йортында, яшьлеген туганнары янында үткәргән ханым. Инде зур бүләкләргә лаек булса да, очрашуда ул бу хакта телгә алуны кирәк тә санамады. Әйе, Лена әнине, аның белән барган, йөрәкләрен учларына кысып эчкә үткән волонтер шоферларны илебез белеп торсын, алар егетләребезнең төп таянычлары, төрле юнәлештә булышучы, ярдәм илтүче илнең чын патриотлары.
Нет комментариев