Хезмәт

Балтач районы

16+
Батырлык

Ватан өчен йөрәкләрен бирделәр

Өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры

Галимов Мәлик Галим улы (21.12.1915-11.08.2000)

Галимов Мәлик Галим улы 1915 елның 21 декабрендә Балтач районының Балтач авылында дөньяга килә. Мәдрәсәдә дүрт ел укый. Аннан соң мәктәптә белем ала башлый, тик тәмамларга гына насыйп булмый. Үсмер егет чагында Ростов каласындагы шахтага эшкә китә, шунда шофер булып урнаша. 

Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәреннән үк аңа чакыру кәгазе тоттыралар. Курган өлкәсендәге военкоматларның берсе аша мобилизация буенча сугышка китә. Беренче көннән үк уникенче мотоукчы полкында минометчы була, Белоруссия фронтында сугыша. Җиңелчә генә башы, кулбашы яралана, әмма ул госпитальгә кереп ятмый, дошманга каршы көрәшүен дәвам итә, бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша. 1945 елның 27 апрелендә Берлинга барып җитә. 1 май көнне Шпрее елгасын кичә. Канкойгыч сугышта Берлинны алуда катнаша, 1945 елның 25 октябрендә СССР Югары Советы Президиумы фәрманы нигезендә демобилизацияләнә.

Сугыштан кайткач, 1946 елда Салиха исемле кыз белән гаилә кора, алты бала тәрбияләп үстерәләр. 
Мәлик Галимов сугыштан кайткач башта янгын сүндерү оешмасында эшли, аннан озак еллар колхозда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.

Мәлик аганың истәлекләрендә сугыш башланган көн аермачык ярылып ята: 
— Сугыш 22 июнь көнне иртәнге сәгать дүрттә башлана, мин ул көннәрдә шахтада эштә идем, — дип сөйләп калдырган ул онык-ларына. — Иртәнге сәгать биштә җир астыннан чыксам, кеше телендә бер генә сүз — сугыш, Герман. Мин дә бу хәбәрдән өнсез калдым. Озак та үтми кулга чакыру кәгазе бирделәр. 

Унҗиденче гыйнвар көнне Польшаның Варшава каласын юлбасарлардан азат иттек. Апрельдә Берлинга барып җиттек. Шпрее суын кичкәндә янә дошман ядрәсе аягымны яралады. Госпитальдә ятмадым, сызлавына гына түзәрмен әле дидем дә, кабаттан сугышка кереп киттек. Берлинны алганда үз гомеремдә беренче тапкыр, ник таптың микән син мине, әни, ник үстердең икән, дидем. Чөнки Берлинны алганда бик күп кан коелды, югалтулар чиксез иде.

Сугыш беткәч безне берничә ай буе тоттылар әле, ноябрь аенда гына ил башлыгыннан кайтырга дигән фәрман килде. Акыл белсә дә, күңелнең һич кенә дә ышанасы килмәгән вакытлары иде бу. Сигез көн буе кайттык. Ничек исән калганмындыр, гомерем буе шуңа шаккатып яшәдем. Күпме якын дусларым чит җирләрдә ятып калды бит. 

Галимов Мәлик сугышчан батырлыклары өчен орден-медальләргә, часть, полк командирларының Рәхмәт хатларына лаек булды. Ул икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры. СССРның Югары Советы Президиумы фәрманы нигезендә аның Варшаваны, Берлинны азат иткән өчен, Германияне җиңгән өчен медальләре бар.

«Без көрәштә буыннар язмышын хәл итәбез, без Ватанга дан китерәбез», дигән бабаларыбыз бүген арабызда юк инде, тик аларның данлы исемнәре күңелләрдә мәңге яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны