Алар әз булсалар да,  бердәм
Безнең геройлар

Алар әз булсалар да, бердәм

Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!

Авылыбызда Чик сакчылары көнен билгеләп үтмичә бер дә калдырмыйлар безнең чик буенда хезмәт иткән авылдашлар.

Алар әз булсалар да,  бердәм, дус, һәрвакыт нәрсә кушсаң да ярдәмгә килүче егетләр.

Аларга кичә районнан медаль тапшырып китте җитәкчеләре Шәүкәт абый — Ахметханов Әлфрид абыйга, Гимадиев Раилгә, Гарипов Фәнилгә. Чын күңелдән тәбриклибез сезне егетләр.

Барлык чик сакчыларына да гаилә бәхете, сәламәтлек, бәхетле матур тормыш телибез. Елларыбыз имин, чикләребез һәрчак тыныч булсын!


чик сакчысы көне

Нет комментариев