«Балтач халкы ил белән бергә»
«Кем булыша, кем онытмый — рәхмәт»
Әле күптән түгел генә районыбызның дүрт волонтерлар төркеме махсус хәрби операция барган урыннарга гуманитар ярдәм илтеп кайтты
«Балтач халкы ил белән бергә», диде волонтерларга хәерле юл теләп Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм үзе дә алар белән бергә юлга кузгалды.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, депутат Камил Ногаев туган ягыбызның тырыш волонтерлары белән берлектә машиналар, мотоцикл, дроннар, генераторлар, ике мунча, азык-төлек, кием-салым илттеләр.
«Кем булыша, кем онытмый — рәхмәт»
— Бу көннәрдә без волонтерлар белән берлектә махсус хәрби операция зонасында булдык, — дип белдерде үзенең социаль битендә район башлыгы исән-сау йөреп кайткачтын. — Сугышчы егетләребезгә үзебез алып килгән мотоцикл, машиналар, запас частьләр, дроннарны тапшырдык. Махсус хәрби операциядә катнашучы районыбыз һәм республикабыз егетләре белән дә очраштык. Егетләрнең рухлары нык, бердәмлекләре көчле. Лисичанский һәм Рубежное шәһәрләрендә тыныч халыкка «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән җибәрелгән 15 тонна бәрәңге һәм 5 тонна кишер тапшырдык. Сугышчыларыбызга ярдәм хакына берләшкән һәркемгә ихлас йөрәктән рәхмәт. Гуманитар ярдәмне билгеләнгән нокталарга зур җаваплылык белән алып килеп җиткергән ватанпәрвәр волонтерларыбызга, фронтка йөк ташучы шофер егетләргә шулай ук олы рәхмәтемне җиткерәм. Районыбыз халкына аеруча да эчкерсез рәхмәтемне белдерәм. Балтач халкы ил белән бергә. Ватаныбызны яклаган егетләребез белән горурланабыз. Аларның Җиңү белән, исән-сау туган якларыбызга кайтуларын көтәбез«.
«Тыл белән фронт арасындагы элемтә — ул изге эш», диде районыбызның хәрби комиссары Дамир Гайнуллин. «Кем булыша, кем онытмый, рәхмәт, ярдәм бик сизелә», ди чираттагы ялга кайткан хәрби егетебез, Балтач бистәсеннән Дамир Ишморатов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев