Барысы да җиңү өчен, фронт өчен
Волонтер көндәлегенә «Хезмәт» укучылары да күз салсын әле
«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән Балтач волонтерлары төркеменең әйдәп баручыларыннан берсе Рамил Әгълиуллин махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәмне шулай ук мобилизация башланганның беренче көненнән үк илтә. Барган саен тәэсирләре үзгә. Гыйнварда чираттагы баруы үтә дә үзенчәлекле – уйландыра, нәтиҗә ясый торган. Волонтерның көндәлегенә «Хезмәт» укучылары да күз салсын әле.
Җиде көнлек юлның тарихын әйтеп үтәсем килә. Шулай итеп без быелның 8 гыйнваренда иртәнге якта юлга кузгалдык. Өч машина, машина саен ике шофер, юл ерак, үзегез беләсез, бер-беребезне алыштырырга кирәк. Казан шәһәрендә безгә тагын бер «Газель» машинасы кушылды, ул безнең йөк белән иде. Дүрт машина зур эшелон булып солдатлар янына киттек. Пенза шәһәрен генә узган идек, машина ватылды, «Газель»нең коробкасы — «коробка передач» эштән чыкты. Бер генә эвакуаторның да безне аласы килмәде, өстерәп барырга да теләмәделәр, чөнки йөк күп.
Интернет аша Алексей исемле яхшы кешегә тап булдык, ул безне Пенза өлкәсенең Түбән Ломов шәһәренә — сервиска кадәр тарттырып алып барды. Урамда төн иде инде. Сервислар ябык, иртәнгә кадәр көтәргә кирәк. Сервис белән янәшә «Пегас» кунакханәсе бар, анда безгә төн кунар өчен урын таптылар. Татарстан волонтерлары икәнлегебезне, юлда ватылып калуыбызны белгәч, Кристина исемле администратор безне кичке кайнар аш белән сыйлады.
Иртә белән, шушы җирлектәге волонтерлар, ватылуыбыз турында Кристинадан ишетеп белгәннәр дә, шул арада миңа шалтыратып, ярдәм тәкъдим итә башладылар. Машинаны төштән соңга ремонтлап бетереп, янә егетләр янына кузгалдык. Тамбов шәһәрен узып, Воронежга җитәр-җитмәс трассада икенче тапкыр ватылдык. Монысында «Газель»нең алгы ягы — «подшипник ступицы». Янәшәдә генә ярдәм итүче юк, бер машина да туктамый. Әле ярый машинаның кузовында инструментлар, аккумуляторы җыелган болгарка бар — без аларны танкчыларга дип алып бара идек. Алардан башка без иртәнгә кадәр берни дә эшли алмаган булыр идек. Чөнки янәшәдә бернинди дә ярдәм чаткысы күренмәде.
Кемнең нәрсә эшлисе билгеле иде инде, юлга чыккан бу команда супер, «бомба» булып чыкты. Кемдер «Газель»не сүтә, кемдер запчасть эзли, кемдер ашарга әзерли. Тырыша торгач, запчастьне төнлә белән Тамбов шәһәрендә таптык, тик шәһәргә барыр өчен 170 километр юл үтәсе. Интернет аша таксист табып, ул безгә запчастьны да үзе түләп алып килде, юлга да акча сорамады. Яхшы кешеләр һәр җирдә бар, Аллаһы Тәгалә безне авыр минутларыбызда ташламый. Машинаны җыеп бетердек тә, төнге сәгать 2дә егетләр янына кузгалдык. 7.30да беренче ноктада очрашырга тиеш идек, тик барырга хәйран ерак әле. Бу вакыт аралыгында беребез дә йоклап ятмады, Украина территориясенә керүгә ике регионны, ДНР белән ЛНРны әйләнеп узарга кирәк иде.
Ремонтлап ятып болай да бик күп вакытны югалттык, инде барысы да әйбәт кенә, билгеләнгән вакытка егетләр янына да барып җитәргә өлгерәбез дигәндә генә тагын бер бәлага юлыктык, бу юлы безне һава торышы сынады. Көчле томан, метр ярымнан ары берни күренми... Миңа калса, мондый томан эчендә күпләрнең калганы юктыр әле. Томаннар эченнән 50-60 километр юл үтеп, таможняга кадәр тыныч кына килеп җиттек.
Таможняны иртәнге 8дә уздык, юлны дәвам иттек. Ниһаять, беренче ноктага да килеп җиттек, үзебезнең егетләр белән очраштык. Анда берьюлы ике ноктага бушаттык, Ватан сакчыларының икенче машинасы безгә кадәр килгән иде инде. Алып килгән «Нива» машинасын да шунда ук үзебезнең солдатларның кулына тапшырдык. Егетләргә исәнлек теләдек тә, 3 машинада киттек алга. Көн әйбәтләнде, җылы, бер сүз белән әйткәндә, чын җәй. Луганскийны узып, 50 километр гына киткән идек, тагын машина какшады, өченче тапкырын ватылды. Бу юлы тагын «Газель»нең коробкасы,.. сервиста гына ясатып чыккан идек бит. Менә шунда башланды инде иң «кызыгы»: шалтыратып булмый, интернет юк, тирә-юньдә хәрбиләр генә. Ике машинаны ватылган урында калдырып, бер машина белән киттек безнең сугышчан егетләребезне эзләргә, ягъни алар янына 20-30 километр ара калган иде.
Ике сәгать узуга, без егетләр янына килеп җиттек, алар белән... да очраштык, биредә аларның штаблары урын алган. Хәлне аңлатуга, тиз генә "Камаз«га утырдылар да, ватылып калган урынга чаптылар. Бирегә килгәндә безгә башка сугышчылар шалтыратты, үзенә «Тайсон» кушаматы алганы ярдәм тәкъдим итте. Без шундый халәттә идек, ярдәмнән баш тарт-мадык. Ватылган җирдә, танкчыларга алып килгән гуманитар ярдәмне тапшыргач, «Тайсон» белән аның братлары безнең "Газель"не тарттырырга кузгалды.
«Газель»не 80 километр тирәсе тарттырып барырга кирәк иде, чөнки егетләр К. фабрикасы җитәкчеләре белән сөйләшеп куйганнар, анда ремонтлау өчен гараж да, эстакада, инструментлар да бар икән. «Тайсон» "Камаз«ы белән, башкалар да автосервис эзләргә тотынды, калганнар безгә ашарга алырга кибеткә юнәлде, чөнки бер тәүлек буе без ач. Аягурә тиз генә капкалап алганнан соң, төркемнең берсе якындагы авторазборга ашыкты, тик яраклы запчасть анда булмады. «Тайсон» да «Камаз»ы белән килеп җитте.
Аннан инде без «Камаз» артыннан иярдек, берни аңышмый бардык, чөнки бик ардык, үтереп йокы килә иде инде. «Камаз» кая алып барды, шунда җиттек. Инде караңгы төшкән, суык, тирә-як пычрак-апара. Безгә машиналарны калдырырга куштылар, һәм без «УАЗ» буханкага күчеп утырдык, бүтән техника белән керәсе җиргә барып булмый диделәр. «УАЗ» руле артында Сабаның Шәмәрдән бистәсеннән яшь егет иде.
Шулай итеп, «УАЗ» га утырдык та, төн кунарга дип блиндажга киттек. Килгәч тә аптырап калдык, безне башта ашханәдә ашатып чыгардылар, ул җир астында урнашкан һәм егетләр аны үз куллары белән ясаганнар. Салатлар ясаганнар, ашлары да кайнар, чәйләренә тәм-томнары да бар иде. Безне әнә шулай хөрмәт белән каршы алдылар. Моның өчен без аларга чиксез рәхмәтле булдык. Ашап алгачтын блиндаж белән таныштырып чыктылар, алар шунда яшиләр һәм безнең йокы урыннарын да күрсәттеләр. Шунда ук мунча кереп чыгарга куштылар, мондый кис-кен борылышка без һич кенә дә әзер түгел идек, тик шулкадәр пычранган идек, карарлык түгел идек инде. Мунчада юынып чыктык та, йокларга яттык. Иртә белән кабат кире К. бинасына таба барасы бар иде.
Шуны әйтәсе килә, егетләрнең блиндажлары югары дәрәҗәдә эшләнгән, анда караватлар да бар, уңайлыклар җитәрлек, афәрин, тырышканнар. Юкса алар хәрби бурычларын да үтиләр бит әле, бик сок-ландык аларның шундый оста, тырыш булганнарына, югалып калмый яши, көрәшә алуларына.
Иртән безне ашаттылар да, һәм без К. ягына юнәлдек. Безгә эстакада бирделәр, коробканы салдыра башладык. Салдырганда җыелган коробка алсак уңай була икән дигән фикергә килдек, чөнки монда бөтенесен дә алыштырырга кирәк икән, дип таптык. Интернеттан С. шәһәрендә таптык без ул җыелма коробканы, тик анда сәгать ярым барырга кирәк, П. П. шәһәрләреннән ерак түгел ул, күптән түгел генә биредә коточкыч сугышлар булган иде. Авторазборга килдек, коробканы алырга гына җыендык, тик төп валы кыска булып чыкты, безгә туры килми. Башка сервисны эзли башладык, хәйран вакыт узды, күп кенә шәһәрләрне айкап чыктык, әмма туры килерлек берни табалмадык.
Кичкырын К. террито-риясенә килдек, коробканы тулысынча актарырга булдык, запчастьларны аерым-аерым алырбыз дип уйлаштык. Коробканы машинага салдык та, киттек кире егетләр янына — блиндажга. Кич кенә килеп җиттек, бөтен җир кап-караңгы, берни күренми. Егетләр белән интернетны актарып чыктык, һаман да берни табып булмады. Иртән Л. ягына барырга уйладык, ул якта зур машиналар базары, машиналар кибетләре бар диделәр. Коробканы сүткәндә безгә бик яхшы суммада акча кирәклеге мәгълүм иде инде, чөнки бөтенесен дә алыштырырга кирәк. Тик бит әле алыштыру өчен ул запчастьларны каяндыр табарга кирәк.
Икенче көнне иртәнге 6да бер экипаж ремонтка запчастьлар эзләп Л. ягына чыгып киттек, автобазарга җиткәч, көтеп торасы булды, кибетләр 8дә генә ачыла. Ачылгач та бөтен кибетне әйләндек, тик кирәкле запчасть тапмадык. Менә шунда безгә җирле ир затлары булышты. Безгә кирәкле кибетләргә юл күрсәттеләр. Әкренләп, әз-әзләп кирәкле запчастьләр табыла-җыела башлады.
Тагын сынау — первичный валны бер җирдән дә табып булмый. Мәрхәмәтле кешеләр безгә аны каян табып буласын күрсәттеләр.
Авторазборга бардык, тик анда безгә яраклысы булмады, без икенче машинаныкын алдык та, токарьга киттек. Токарь безгә ничек кирәк шулай эшләп бирде һәм без кире егетләр янына блиндажга юнәлдек. Кичке алтыга килеп җиттек, безне ашаттылар. Аннан тотындык коробканы җыярга, икенче көнне коробканы куеп, кайтып китәргә иде инде исәп. Нәкъ шулай иттек тә, коробканы җыеп бетердек, үзебез дә җыендык та, каһарман егетләребез белән саубуллашып, кайтырга кузгалдык. Төне буе бертуктамый кайттык, ягулык салырга гына тукталдык һәм бәлаләргә юлыкмый гына кайтып җиттек.
Минем үзебезнең группага бик зур рәхмәт әйтәсем килә, Рәхмәт сезгә ярдәмегез, идеяләр бирүегез өчен. Барысыннан да бигрәк безнең белән булганыгызга зур рәхмәт. Ә безнең шоферлар командасына килгәндә, әйткәнемчә, иң яхшы команда иде. Искиткеч булдыклы егетләрдән торган команда булды ул. Осталар да, пешекчеләр дә үзебез белән иде, кыскасы, алтын куллы егетләр. Барыгызга да зур рәхмәт.
Фото: төркем архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев