Ел хатын-кызы - безнең волонтер Алсу!
Тырышлык нәтиҗәсе күренеп тора
5 февраль көнне Питрәч районында «Ел хатын-кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең зона туры булды.
Нөнәгәр авылыннан без, 25 кешелек состав белән, аш-су остасы, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә тиз пешә торган ашлар, чәк-чәкләр әзерләүче волонтер авылдашыбыз Алсу Фәрит кызы Шәфигуллинаны данлап катнаштык.
Алсуыбыз «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә катнашты һәм җиңү яулады. Җиде минут эчендә бар нәрсәне күрсәтеп бетерү мөмкин булмаса да, тырышлыкның нәтиҗәсе күренә.
Монда безнең авылның бердәм икәнлеге тагын бер кат расланды. Андый ярышларда катнашкан булгач беләсең, үзең генә ерып чыгып булмый, бердәмлектә генә — көч. Безнең Алсу болай да бик булган инде ул. Андый башлап йөрүчеләр булганда — без таулар күчерергә дә әзер! дип әйткән сүзләребез дөрес. Мәктәп коллективы, мәктәп укучылары, клуб хезмәткәрләре, авылыбызның үзешчәннәре ярдәме белән җиңү яулауга ирештек. Горурлык бит бу! Авылыбыз, районыбыз өчен дә!!! Рәхмәтнең иң зурысы Алсуга, һәркемнең өлеше кергән һәр катнашучыга! Балаларыбызга, аларның әти — әниләренә олы рәхмәт. Лаеклы ялда булса да, вакыт табып мәктәп китапханәсендә 35 ел эшләгән Әшрәпова Альмира апага зур рәхмәт. Ул иренмәде, һәр баланы аерым өйрәтте. Авыл китапханәсе җитәкчесе Зөлфия Дәминова һәрвакыт ярдәм итеп тора, андыйлар булганда бар да була. Без бик шатланып кайттык.
Һәр катнашучыны тәмле өчпочмаклары, самсалары, чәк – чәкләре, җимешләп, үләннәр белән ясалган чәйләре белән Алсу безне сыйлады. Әздән күңел була бит, иң сөенгәне балалар булгандыр. Чөнки бу көн алар күңелендә мәңге сакланыр дип уйлыйм. Нәрсә дисәләр дә, без нөнәгәрлеләр — бик тырыш, эшчән, бердәм, дус, моңлы, җырлы халык дип уйлыйм. Бердәмлектә көч икәнлегебез күренеп тора.
Алсуыбызга гаилә бәхете, парлы тигез тормыш, уллары Исламның армиядән исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләп калабыз. Шундый конкурсларда гел шулай бергә — бергә катнашулар насыйп булсын.
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев