Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Йөрәк кушканга йөрү

Фронтка булышучы волонтерларга багышлана

Сезнең хөрмәткә,
хезмәткә,
Хәтта әйтер сүзләр юк...
Бик изге юлда йөрисез!
Ярдәм көтүчеләр күп...

Кар — буранмы, җил, 
салкынмы —
Бернигә карамыйча,
Кузгаласыз һәрчак юлга
Үзегезне аямыйча!

Юлы — ерак һәм 
куркыныч...
Көн дә, төн дә барасы...
Инде ничә кат барылды?
Юктыр аны саныйсы...

Сан өчен йөрү түгел бу,
Йөрү — йөрәк кушканга!
Кемгә нинди 
ярдәм кирәк...
Кемнәр ниләр 
кушканнар...

Барысын барлап,
кирәклесен
Башта җыеп туплыйсы.
Ашаумы ул, башкасымы —
Бар илтеп тапшырасы.

Җыю эшләрен барысын 
Волонтерлар башкара.
Ярдәмче кешеләре дә —
Бер дигән, сөбханаллаһ.

Машинасын да табалар,
Төяп илтеп бирәләр...
Рульдә алар 
алмаш-тилмәш,
Бер-берсенә — зур иптәш.

Юл газабы — гүр газабы:
Гел уңай гына бармый!
Әмәлен таба егетләр:
Машина юлда калмый!

Ничек итсәләр итәләр,
Һәр сораган әйберне,
Хуҗасына тапшыралар —
Анда бар да кадерле!

Бер уйласаң, 
шаккатарлык:
Күпме юллар үтәләр...
Үзләре генә беләдер,
Нинди хәлләр күрәләр...

Ятим нарасыйларны да
Өлешсез калдырмыйлар.
Ни күрсәләр дә, күрәләр —
Беркайчан 
зарланмыйлар...

Кереп булмастай
җирләргә
Барып җитәләр алар.
Бар нәрсәгә җан җылысын
Кушып илтәләр алар...

Шуңадыр да, Хак Тәгалә
Ярдәменнән ташламый:
Инде булмады дигәндә,
Ничек тә җаен җайлый...

Барчагызга бик 
зур рәхмәт!
Аяк-кулыгыз талмасын!
Изге эшләрегез өчен,
Аллаһ үзе сакласын!


Ленина Шәфигуллина,
Яңгул авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар