Оксана Николаевна – госпитальдә медицина хезмәткәре, хезмәте авыр һәм катлаулы
Гүзәл затларыбызның һәр өлкәнең үсешенә зур өлеш кертүе сокланырлык. Хатын-кызлар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният кебек тармакларда актив катнашалар. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы батыр хатын-кызларыбыз да бар, шуларның берсе – контракт нигезендә хезмәт итүче Закирова Оксана Николаевна.
Оксана Николаевна – госпитальдә медицина хезмәткәре, хезмәте авыр һәм катлаулы.
Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин Оксана Николаевна белән очрашып, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, борчыган мәсьәләләр хакында сөйләште.
Нет комментариев