Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Рамил Әгълиуллин көндәлегеннән

Төрле юллар буенча бардык

«Дуслар, чираттагы барып кайту турында бераз гына язып үтәм. Мәгълүм булганча, УАЗ-буханка төягән беренче машина Газель-эвакуатор шимбә көнне төштән соң юлга чыкты. Ә зур прицеплы икенче машина төнге сәгать 2дә кузгалды. Төрле юллар буенча бардык, иң мөһиме, маҗараларсыз гына үттек. Ике машина да төнлә белән таможняга җитәрәк 10-15 километрда очраштылар.

Дүрт сәгать тирәсе ял иткәчтен, таможняны уздык һәм Луганскийга юл тоттык. Анда волонтерлар Балтач районы һәм республика волонтерлары, шулай ук Татарстан җитәкчелеге һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашырга тиеш иделәр. Аннан соң барлык волонтерлар да үз юнәлешләре буенча таралыштылар. Без башта Донецкийдагы егетләргә УАЗны (буханка) илтеп тапшырдык, исемле, шулай ук гомуми посылкаларны өләштек.

Билгеле бер урында безне тагын бертөркем егетләр көтеп алды, аларга «КамАЗ» (вездеход) машинасына дүрт шин һәм посылкалар калдырдык. Алда да безне көтәләр иде, аларга да алып килгән әйберләрне тапшырдык та, кире таможняга таба юнәлдек. Аны узгач, — өйгә. Балтач волонтерлары группасы исеменнән район хакимиятенә зур рәхмәт белдерәсе килә, гел ярдәм итәләр, бу юлы да юлга 40000 сум акча бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтерлар