Хезмәт

Балтач районы

16+
Безнең геройлар

Ватан сакчыларын хөрмәтләү

Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуыгызны телим.

Махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан егетләребезне район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе белән очрашуга еш чакыра, хәлләрен сораша, гуманитар ярдәм мәсьәләсендә сөйләшә, алар белән бергәләп чәй эчә. Җылы очрашудан егетләребез канәгать кала. Әле күптән түгел Рамил Нотфуллин янәдән егетләр белән очрашты. 

— Гадәттә мондый очрашулар егетләребезнең күбесе ялда булганда оештырыла, — ди Ватан сакчылары фондының райондагы координаторы Дилүс Гатиятуллин. — Хәзерге вакытта уннан артык егетебез ялга кайтканнар иде, инде китәр вакытлары да җитте.Тик менә егетләрнең бик сирәге генә очрашуларга килә, бу аңлашыла да, әмма мондый очрашуларда катнашырга кирәк, ул синең күңел халәтеңә дә ярдәм итә, алга куелган бурычларны хәл итүдә дә булыша. Без инде очрашуларга килалмаган егетләр янына социаль координаторлар үзебез барырга тырышабыз, аралашабыз, сөйләшәбез.

Әлеге очрашудан да егетләр канәгать калдылар, район башлыгы кулыннан күчтәнәч тутырылган пакетлар алдылар. 

Кыска вакытка ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз белән очрашуда Рамил Нотфуллин түбәндәгеләрне белдерде:

—Хөрмәтле егетләребез! Сезнең кайту шатлыгыгыз белән уртаклашам, сезгә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләремне белдерәм. Ватанны саклауда бергә һәм бердәм булуыгызны телим. Ә без үз чиратыбызда алга таба да һәрдаим район тарафыннан ярдәм күрсәтеп торырбыз. Барыгызны да исән-имин килеш каршыларга язсын, без сезне Җиңү белән көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу