Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә-78 ел

Балтачның тыл ветераннары бәйрәм күчтәнәчләре кабул итте (фото)

Матур чарада, ватанпәрвәрлек хичләрен чагылдырып, яшьармиячеләрдән Кирилл Егоров белән Камил Шәйхетдинов та катнашты.

Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән әзерләнгән бүләкләрне бүген Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән Гыйльван ага Гыйльмуллин белән беррәттән Балтач бистәсендә яшәүче тагын унбер тыл ветераны алды.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге делегация Бибинур Хәлилова, Динә Җәләлова, Сания Шакирҗанова, Зәмзәмия Гайфетдинова, Габдрәкыйп Галимов, Рәхимә Хәкимҗанова, Флера Җаббарова, Асылбикә Гафетдинова, Рашит Нотфуллин, Роза Гәрәева, Мәгъфирә Лотфуллинага Рәисебезнең котлау открыткалары белән күчтәнәч тулы коробкаларын тапшырды.

Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр. Матур чарада, ватанпәрвәрлек хичләрен чагылдырып, яшьармиячеләрдән Кирилл Егоров белән Камил Шәйхетдинов та катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев