Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Әби-бабам язмышы - гыйбрәт һәм үрнәк 9фото)

Хәкимҗанов Әсхадулла Хәкимҗан улы(1905-1944) - Бөек Ватан сугышы ветераны. Камилова Нәгыймә Әсхадулла кызы(1930-2004)- тыл ветераны.

Менә мин күрсәтәм, син исеңдә калдыр. Кем өйрәтте,дисәләр, үзем белдем диярсең, дия иде ул.

Мин үземне бик бәхетлегә саныйм - башка әби- бабайлар мин туганчы вафат булса да, мин 14 ел әби янәшәсендә яшәдем, аның тәрбиясен алдым. Гомере буе авырлыкларны берәм-берәм җиңгән, сынауларга тешен кысып түзгән, көчле рухлы әби иде ул.

Аны язмышы 3 яшьлек вакытыннан сыный. Әни, эчем авырта,диеп, идәндә тәгәрәп үлде, диеп искә ала иде ул. Мөгаен, аның балачагы шул чакта ук тәмамлангандыр. Соңрак әтисе Әсхадулла,ике бала белән тол калгач, Арбор ягыннан булган бер хатын белән тора башлый. Әбине, ул чактагы түгәрәк битле, күмер кара чәчле кызны, йоклаганда сәкедән төртеп төшерә торган булган ул. Тәрбия җитмәгәнлектәнме, энесе, бер яшьлек Габдулла да шулчак чирләп, үлә. Аннары ул, баланы кыерсыта ,дип хатынын аерып җибәреп, Язилә исемле хатынга өйләнә. Әбигә 9 яшь чакта, әтисен фин сугышына алалар. Ул сугыштан кайтып җитми, герман сугышына керә. Инде кайтыр диеп көткән әтисе дә 1944 нче елның декабрендә һәлак була.

Әтисе киткәч, үги әни янына да сыймый башлый ул. Әнисенең туганнарына сыена. Сугыш башланганчы 3 класс белем ала, укуын башка дәвам итә алмый, эш көчләре кирәк булганлыктан, эшләргә мәҗбүр була. Сугыш чорында симәнә ташый, Лаешка окоп казырга бара. Аңа ул чорда 11-15 яшь була.
Әбинең ачлык,бүреләр, бәрәңгене ноябрь айларында җыйганнары сөйләүләре истә калган.

27 яшендә зур гына Камиловлар гаиләсенә килен булып төшә, бабай белән бер ул, бер кыз үстерәләр. Бабай 1984 нче елда,ә
2004 нче елда, 74 яшендә әби безнең арабыздан китте.

Мин аны гел җылы искә алам. Соңгы елларында инсульттан соң, бер як кулы эшләми торган булып калды. Әти- әни эштә булганлыктан, шырпы савытына селкенмәгән кулын куеп, икенче кулы белән кабызып, без мәктәптән кайтышка газ плитәсендә ашарга җылытыр иде ул. Тәрәз төбе саен алсу яраннар -әбинең төсе, аның тәрбиясе булгандыр. Ул гайбәт сөйләмәс, тынгы белмәс, тиктормас җан, туры сүзле, үз фикерле,шул ук вакытта самими күңелле әби иде. Ул өйрәткән һәр нәрсә өчен бик рәхмәтлемен.

Бу язмам ниндидер мактану да, әби-бабайларыма дан җырлау да түгел. Гомумән, ул чор кешесенең һәрберсенә бер китап багышларлыктыр. Бу сүзләрем алар рухына дога, ә укучылар күңеленә гыйбрәт һәм үрнәк булсын.

Тормышыбызга шөкер әйтеп, туган көннәргә сөенеп, минутына кадәр кадерен белеп яшәсәк иде.

Зөһрә Рамазанова

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #МойГеройМояСемья