Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Бабаебыз исеме мәңгеләштерелде

Бабаебызның исемен мәңгеләштерүдә ярдәмнәре өчен Россия Федерациясенең Белоруссиядәге вәкиллегенә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә зур рәхмәт!

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 79 ел булган көннәрдә гаиләбез белән зур тетрәнү кичерәбез. Бөек Ватан сугышы һәр гаиләдә үзенең тирән эзен калдырган.

Бабам Муллаәхмәт Мәхмүтов 1941 елда сугышка алына. Дини гыйлем алган, бик укымышлы ир була Муллаәхмәт.(Аның хакында районыбызның Көек авылы тарихын чагылдырган «Без — Төхтамыш оныклары» китабында бик тәфсилләп язылган). Нәкъ бер елдан авылда калган 5 баласын, тормыш иптәше Фатыйханы хәсрәткә салып Муллаәхмәттән хәбәр килми башлый. Исән калган балалар үсеп, гаилә коралар, онык-оныкчыклар туа. Әмма Муллаәхмәт каһарман хакында истәлекләр буыннардан-буыннарга күчә.

Быелгы яз исә 82 ел дәвамында билгесезлектә булган каһарманның каберенә туган җир туфрагын алып барып салырга, аның вафат булган җирендә рухына дога кылып кайтырга оныкларына зур мөмкинлек бирде.

Минск шәһәренең «Шталаг 352» концлагеры булган урыннарда эзләнүләр барган вакытта Мәхмүтов Муллаәхмәт Мәхмүт улының медальоны табыла.

Муллаәхмәт 1942 елда Шталагта ачлыктан һәм җәзалаулардан үлгән 80 000 Совет иле сугышчысының берсе була. Калдыкларны җирләү өчен Белоруссия Хөкүмәтеннән Татарстан Республикасы Рәисе исеменә туганнарын эзләтүне сорап хәбәр җибәрелә.

Туганнарым белән бергә Муллаәхмәт батырның калдыкларын җирләүдә катнашып, Минск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә бабасы рухына дога кылып кайттым.

Бабаебызның исемен мәңгеләштерүдә ярдәмнәре өчен Россия Федерациясенең Белоруссиядәге вәкиллегенә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә зур рәхмәт!

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев