Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Батырлар даны: Хафиз Сабиров

Сабиров Хафиз Сабир улы – Советлар Союзы Герое, Шода авылында туган.

Сабиров Хафиз Сабир улы — Советлар Союзы Герое, Шода авылында туган.

Шода авылының үзәк урамы Хафиз Сабиров исемен йөртә.

Хафиз Сабиров 1910 елда Шода авылының ярлы крестьян гаиләсендә туган. Хафиз дүрт яшьтә әнисез кала. Әтисе Донбасс шахталарына китә һәм шуннан әйләнеп кайтмый. Энесе Габделхәким белән Хафиз туганнары карамагында үсәләр. Хәрби хезмәткә чакырылганчы яңа оешкан колхозда терлекләр карый. Бераз китапханәче булып эшләп ала.

Армия сафларына ул 1932 елда китә. Срогын тутыргач та хәрби хезмәттә кала, кече командирлар курсында укып, кече лейтенант дәрәҗәсе ала. Казандагы 169 укчы полкта хезмәт итә. Шушында 1938 елда партия сафларына керә.

1940 ел башында составында әлеге полк булган Казан дивизиясе акфиннәргә каршы сугышка җибәрелә. Сугышларның иң хәлиткеч чорында командование дивизия частьлары алдына Фин култыгы буйлап боз өстеннән барып, Виипури каласы (хәзерге Выборг) ныгытмаларына үтеп керү бурычын куя. Дивизия полклары 22 февраль төнендә бозга аяк басалар һәм авыр юлга кузгалалар, сугыш техникасын тирән кардан сөйрәп баралар. Алар кыска гына арада яр буйларын, аның тирәләрендәге утрауларны дошманнан арындырырга, аннан соң Выборгны Финляндиянең үзәк районнары белән тоташтыручы юлларга чыгарга тиешләр. Бу сугышларда, ныгытмаларны штурмлауда һәм дошман контратакаларын кире кайтаруда Х. Сабиров пулеметчылары гаять зур батырлык күрсәтәләр.

Чираттагы бәрелешләрнең берсендә батальон кечкенә бер ярымутрауда чолганышта кала. Х. Сабиров взводы дошманны калган участокларда тоткарлаган арада калганнарга чигенергә боерык бирелә. Батальон камалыштан чыккач, Х. Сабиров үз карамагындагы пулемет расчетларына чигенергә куша. Икенче көнне иптәшләре Хафиз Сабировның үле гәүдәсен табып алалар. Шулай итеп, батыр якташыбыз 1940 елның 5 март иртәсендә батырларча һәлак була. Аның җәсаде Финляндиянең Харяппянниеми борынында җирләнә. Х. С. Сабировка 1940 елның мартында үзе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Туган авылы Шодада батыр якташыбызның бюсты куелды. Аның бюсты шулай ук район үзәгендәге "Батырлар аллеясы«нда да бар. Балтачның бер урамы да Хафиз Сабиров исемен йөртә. Аның исемендәге урам Шода авылында да бар.

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев