Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Бөек Ватан сугышында бабамнар батырлыгы (фото)

Фотоларда әтием Зәкиев Вакыйфның әтисе Мансур бабай һәм энесе Вакыйф.

Бабаем Мансур Нормабаш авылының Мөхәммәтзәки һәм Мәсүфә гаиләсендә 8 баланың олысы булып 1919 нчы елда дөньяга килә. 7 класс белем ала, 1939 нчы елда Кызыл Армия сафларына алына, курсларда укый. 

1941 нче елда сугыш башлана, ул вакытта алгы сызыкта була. 1941 нче елның августында аларның гаскәре камалышта кала. Мансур бабай башкалар белән бергә пленгә эләгә. 4 ел буена фашист пленында, концлагерьда була. 1945 нче елда азат ителә.

Әмма дошман кулында булган дип, аны туган илендә тагын лагерьга озаталар. Магадан лагерьларында 1954 нче елга кадәр җафа җигә. 1956 нчы елда анын эшен хәрби трибунал карый һәм тулысынча аклый. 1956 нчы елда Норабашка кайта, күрше 26 дип йөртелгән поселокка тимер эретеп ябыштыручы булып эшкә алына. Аннаң соң Тимирязев колхозында сварщик була, соңрак колхоз умартачылыгында эшли.

Мансур бабай бик оста эретеп ябыштыручы иде, тимердән эш коралларын үзе ясый иде һәм балта остасы иде, ясаган өстәле һәм урындыгы әле дә бар. 1968 нче елда авырудан Нормабаш авылында үлә. «Зал боевые заслуги» һәм төрле юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ул сугышка ефрейтор булып кергән булган.

Мансур бабайның энесе Вакыйф булган, ул 1942 нче елда сугышка алына һәм шул ук елны фронтта хәбәрсез югала. 1959 нчы елда минем әти туа һәм Мансур бабай сугышта югалган энесе хөрмәтенә әтиемә Вакыйф, дип исем куштырган була.

Айгөл Ганиева (Зәкиева)

#МойГеройМояСемья
#Бесмертныйполк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев