Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Рәхмәт сина барысы өчен: безнең барлыгыбыз өчен, аяз күк йөзе өчен, тыныч һәм матур, мул тормыш өчен! (видео)

#МойГеройМояСемья флешмобына Ор авылында яшәүче актив хәбәрчебез Раушания Гайнуллина да кушылды

ЗАРИПОВ МӨБӘРӘК ЗАРИФ улы (МИНЕМ БАБАМ)1913 елда Ор авылында дөньяга килә.1920-1923 елларда башлангыч мәктәптә белем ала.1929 елга кадәр аерым хужалыкта эшли.1929 елда беренчеләрдән булып колхозга керә.1932 елда колхозга трактор кайта һәм ул тракторның беренче тракторчысы бабам була.

1935 елда колхозга беренче комбайнны да ул алып кайта. Шул комбайнда сугышка киткәнче үзе эшли.

1940 елда СССР халык казанышлары күргәзмәсендә катнаша, яхшы эшләгән өчен ВДНХ медальләре һәм күп кенә мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.

1944 елда бабамны сугышка алалар.1945 елда бик каты яраланып госпитальгә эләгә һәм бабамны сугыштан азат итәләр. Ул туган авылына кайтып кабаттан комбайнда эшли башлый.

Әбием Нәзирә белән тормыш коралар. Бер-бер артлы 10 балалары туа. Бабаем улларын да кечкенәдән үзе кебек механизатор итеп үстерә һәм 5се дә бабамның һөнәренә тугры калып лаеклы ялга чыкканчы шул һөнәрләре буенча эшлиләр. Ә бабам 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыга. Кызы Нурзидә апам тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп,1999 елда 86 яшендә бакыйлыкка кучэ.

ҖИНҮ ӨЧЕН РӘХМӘТ БАБАБЫЗ! РӘХМӘТ СИНА БАРЫСЫ ӨЧЕН: БЕЗНЕҢ БАРЛЫГЫБЫЗ ӨЧЕН, АЯЗ КҮК ЙӨЗЕ ӨЧЕН, ТЫНЫЧ ҺӘМ МАТУР, МУЛ ТОРМЫШ ӨЧЕН!!!

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев