Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 79 ел

Зәлия Фәйзрахманова: «Бабам турындагы якты истәлекләр безнең күңел түрендә»

Якыннарыбызның урыннары оҗмахта булсын!

Бабам Мәннән Фәйзрахман улы Фәйзрахманов 1915 елда Кенәбаш авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1941 елның июнендә алынып, 96нчы укчы полкында хезмәт иткән. 1942 елның октябрендә сул аягы яраланып, туган авылына кайткан. Бераз уңайлангач, колхозда бригадир булып эшли башлый.

Бригадирларга эшне оештыру бик авыр була, чөнки ач-ялангач хатын-кызлар белән ирләр генә эшли торган авыр эшләрне дә эшләргә кирәк була. Ул авылда имам вазифасын да үтәгән.

Бабам Саба районыннан Маһисәрвәр исемле кыз белән гаилә корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бүгенге көндә инде биш балалары мәрхүм, олы балалары гына исән. Бабам 1990 елда вафат булды, аны Кенәбаш авылы зиратына җирләделәр.

Әти исән чакта бабай турында сөйләргә ярата иде, биш башлы Мәннән, дип йөртәләр иде бабаңны авылда, чөнки ул алты урынлы саннарны да хәтереннән генә куша ала иде, дип.

Якыннарыбызның урыннары оҗмахта булсын!

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев