Бөек Ватан сугышы ветераны Һадиев Зәйнулла Һади улы
Өченче дәрәҗә «Дан» ордены кавалеры
Зәйнулла Һадиев 1922 елның 19 октябрендә Смәел авылында туа. Смәел җидееллык мәктәбендә 10 сыйныф белем ала. Колхозда эшли. Оста тальянчы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдашларын тальян уйнап фронтка озата.Үзе 1942 елның маенда китә, тик аны тальян моңнары белән озатучы гына булмый, Шеңшеңәрдән берүзе көймәгә утырып китеп бара. Фронтта башта укчы була, аннан танк командиры, бүлек командирына күтәрелә. Берничә тапкыр яралана, дошман ядрәсе аягына, җилкәсенә, аркасына тия, күкрәге аркылы чыга, кайтканда арт ягының ике йөзе дә булмый. 1956 елда Зәйнулла Һадиев туган авылына әйләнеп кайта. Мәктәптә балалар укытырга алына. 1950 елда Смәел авыл советы рәисе итеп билгеләнә. Биредә эшләгәндә күптапкырлар депутат булып сайлана.
Зәйнулла Һадиев Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Өченче дәрәҗә Дан һәм Икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. « Сугышчан батырлыклары өчен» диелгән медале дә бар. Тагын бик күп хәрби бүләкләре Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зәйнулла һадиевны сугышта да, тормышта да батыр йөрәкле булуын раслый.
Батыр якташыбыз 1988 елның 6 декабердә вафат була, җәсаде Смәел авылы зиратына җирләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев