Хезмәт

Балтач районы

16+
Бөек Җиңүгә - 81 ел

Гыйльван Гыйльмуллин: «Ул елларны беркемгә дә күрергә язмасын!»

Балаларыбыз мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белеп, дус-тату яшәү – безнең бурычыбыз

Балтач бистәсендә яшәүче Гыйльван Гыйльмуллин турыдан-туры Бөек Ватан сугышында булмаса да, Украина җирләрендә сугыштан соң бандеровчыларга каршы алып барылган бәрелешләрдә катнаша.

 – Сугыш башланганда миңа 11 яшь кенә иде. Ачлык, хәерчелекнең үзәкләргә үткән вакытлары күп булды. 7нче сыйныфны тәмамлагач мәктәпкә бармадым, чөнки эшләргә кирәк иде. 1941-1945 елларда Ленин исемендәге колхозда эшләдем. Әтием белән бергә ат сбруйларын төзәтә идек, арба, чана тәртәләре, тырма һәм чалгы саплары әзерләдек, кул тырмалары ясадык. Бәрәңге казу, салам өюләрне, каравыл торуларны әйтеп тә тормыйм инде, – ди ул.

Әлеге хезмәтләре өчен Гыйлван абыйга да, әтисенә дә “1941-1945 елларда тырыш хезмәте өчен” медале бирелә.

Гыйльван Гыйльмуллин Көнбатыш Украинада бандеровчыларның милли яшерен отрядларын юк итүдә катнаша. 1948нче елны ФЗӨгә алалар. Юллар аны Кузбасс шахталарына алып килә. 17-18 яшьлек егетләрне 2-3 километр тирәнлектәге шахталарга төшерә торган булалар. Карпат тауларында башыннан кичкәннәрен дә бик озаклап сөйли ветеран.

– ФЗӨ белән армия елларымны кушып санасаң, 5 ел да 7 ай хезмәт иттем, – ди Гыйльван ага.

Гыйльван Гыйльмуллин районыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Аның яныннан ел әйләнәсе кеше өзелми. Бәйрәмнәр белән котлауларга килүчеләр дә, хәлен белеп, гозерен тыңлаучылар да, бәйрәм тирәләрендә матур чыгышлары белән куандыручы мәктәп һәм гимназия укучылары да биредә даими кунак. Әле алай гына түгел, ветеранны даими шефлыкка алган укучылар хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп Гыйльван аганы һәрчак куандырып тора.

— Без күргәннәр гыйбрәт булырлык. Ул елларны беркемгә дә күрергә язмасын, хәзерге тормышны Аллаһыга шөкер. Киям дисәң – киеме, ашыйм дисәң – бөтенесе дә бар, табын тулы ризык, – дип шөкерана кыла ветеран. — Рәхмәт җитәкчеләргә, депутатларыбызга, аларның ихтирамын, кайгыртучанлыгын тоеп яшим. Бер бәйрәмдә дә искә алмый калмыйлар. Гел күчтәнәчләр, бүләкләр белән килеп, хөрмәт итәләр. 

Быел илебез фашистлар Германиясен Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Үз-үзләрен аямыйча, илебез, халкыбыз тынычлыгы өчен сәламәтлекләрен калдырып кайткан, гомерләрен биргән ветераннарыбызны безнең беркайчан да онытырга хакыбыз юк. Алар мирас итеп калдырган матур тормышның кадерен белеп, дус-тату яшәү –  безнең бурычыбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйльван Гыйльмуллин