Игътибар! Бездә яңа конкурс: “Бу бәхетле чакларым”
Бәйгеләр

Игътибар! Бездә яңа конкурс: “Бу бәхетле чакларым”

Кеше гомерендә бәхетле мизгелләр бик күп: туганнан алып бүгенгегә кадәрге гомеребезне барласак, сагынып искә алырлык андый вакыйгаларны һәркем күпләп табар.

Әнә, балагыз тырыша-тырмаша утыра, егылмыйм-егылмыйм дип басып тора, тәпи китә... Кемдер беренче мәртәбә укырга бара, кемнеңдер улы солдаттан кайткан, кемдер гаилә кора, кемдәдер юбилей... Әйдәгез, шушы матур мизгелләрне бергәләп уртаклашыйк әле. Моның өчен истәлекле фотосурәтләрне барлап, редакциябезнең электрон адресына юлларга гына кирәк.
Бу конкурска фотоларны 8 майдан 31 майга кадәр кабул итәчәкбез. Һәм 1 июньнән унбиш көн буе тавыш бирәчәкбез. Димәк, башладык. Хәерле сәгатьтә!

250

Нет комментариев