Әнидән дә бөек кем бар? – беркем дә юк! исеме астында сайтыбызда өч атна дәвамында конкурс барды.
Анда катнашучыларыбызның иҗат җимешләрен сайт укучыларыбыз бик яратып кабул итте һәм нәтиҗә ясар чак җиткәч, тавышларын бирде. Бүген безнең җиңүчене атар көн җитте. Бөрбаш Сәрдегәнендә гомер итүче әнисе Гөлниса Шәрипованы Әниләр көне белән котлап, аңа булган изге теләкләрен шигырь юллары аша җиткергән Гөлнур Мөхетдинова иң күп тавыш җыеп, җиңүче исемен алуга иреште. Гөлнурны ихластан әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм истәлекле бүләген алыр өчен редакциябезгә көтеп калабыз.

Нет комментариев