Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Бәдрәф ул цивилизацияле булуны күрсәтә

Чисталыкка тагын бер адым

Волонтер егет Давид Турганалиев җәй көне Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашу вакытында төбәкара юллар чатындагы тукталышлар тирәсенә бәдрәф кую мәсьәләсен дә күтәргән иде.

- Рамил Рәшитович гозеремә каршы килмәде, бу мәсьәлә хәл ителер диде һәм Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җае чыгу белән, Чепьядагы “Добреев” кибете каршындагы тукталыштан ерак түгел бәдрәф куйдыртты. Шулай ук эшне тиз тотты, бәдрәфне узган елның октябрь башларында ук куйдылар. Ә узган елның декабрь аенда Балтач бистәсендә дә Чепьяга илтүче юл тукталышы каршындагы Яр буе паркы тирәсендә дә бәдрәф урнаштырылды, - ди волонтер егет Давид Турганалиев.

Ни дисәң дә, бәдрәф ул цивилизацияле булуны күрсәтә. Тукталышлар чатка куелган, аннан юл Киров, Мари иленә һәм башка якларга китә. Кешеләр бертуктаусыз йөреп тора, автобус көтә, кайталар-китәләр, юл ерак, ә бәдрәф булмау тирә-юньне пычратуга китерә. Ә менә бәдрәфле булу чисталыкка илтә. "Волонтерның иницитивасын күтәреп алган һәм шушы эшне тормышка ашырган район башлыгына, район хакимиятенә, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына зур рәхмәтемне белдерәм", ди Давид.

Кешеләр, чыннан да, бу эшне башкаручыларга бик рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев