Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Чисталык

Хәзерге заман герое

Бу көннәрдә Давид республика бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулый, аларның барысы да игелек кылуга, рәхимле булуга бәйле.

Патриот булу өчен нишләргә кирәк? Туган илеңне, Ватаныңны ярату, саклау, ватандашларыңа ярдәм итеп яшәү мәслихәт. Шул ук вакытта Җир-ананы хөрмәт итеп, табигатьне саклап яшәү дә ватанпәрвәрлек рухына сеңгән. Боларның барысы да кече яшьтән үк баланың бакча һәм дә мәктәптәге укыту программаларына кертелгән. Тик без ул укыту-тәрбиянең җимешләрен җәмгыятьтә тиешле дәрәҗәдә күрәбезме?! Юк, әлбәттә, булса да бик сирәк. Моның өчен безнең арабызда шундый кешеләр булуы һәм аларны үз артларыннан фикердәшләрен дә ияртүе кирәк. Кешелеккә һәм дә җәмгыятькә яхшы максатларда, әлбәттә. Син патриот бул әле, дип кенә булмый, ватанпәрвәрлек аңы кешенең күңеленә сеңгән булырга тиеш. Районыбызда яшәүче Давид Турганалиев кебек.

Чепья урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Давид Турганалиев урман җыештыра, табигатьне чүп-чардан арындыра. Монда аңа төп ярдәмче – әнисе Инга Осиповна, туганнары да булыша. Хәзер менә әкренләп Давидчылар барлыкка килә башлады, башлангыч сыйныф укучыларының дәррәү килеп, авыл территориясен чүптән арындыруларына сокланып туймаслык. Давид урманнарны үз тирәлекләрендә генә җыештырмый, әллә ничә километр аралар үтеп, төрле авыл территориясендәге урманнарга да барып җитә. Һәм адәм баласының ваемсызлыгына шакката, үзенең телеграм каналлары аша райондашларга даими мөрәҗәгате шуның бер мисалы.

– Озак еллар буена инде без әни белән урманнар җыештырабыз, – ди Давид. – Чишмәләрне, төрле табигать почмакларын ташландык чүпләрдән арындырабыз. Экологик юнәлештәге эшчәнлегемне җәелдерер өчен мин узган ел социаль челтәрләрдә үземнең битемне ачтым һәм шул рәвешчә үземә фикердәшчеләр җәлеп итәргә тырышам.

Киңкырлы эшчәнлек алып баручы егетне РФның «Роспот-ребназор»ы да күреп алды һәм август аенда Туапсе лагерына экологлар слетына чакырды. 9нчы сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, гомуми дәүләт имтиханнарын тапшыргач, Давид кара диңгез буендагы «Орленок» лагерына юл алды.

– «Орленок» лагеры урнашкан урын мине гаҗәеп пейзажы, диңгезнең чисталыгы белән таң калдырды. Бирегә илнең төрле төбәкләреннән волонтерлар җыелган. Экология – һәркемнең дә эше, бурычы, шуңа күрә бу юнәлештәге эшчәнлекләрдә катнашып, һәркем үзен табигатьне саклаучы итеп таныта, минем кебек диңгез буйларында да ял итә ала, – ди Давид.

Быел Давид июль аенда экологик мәсьәләләр буенча район башлыгы Рамил Нотфуллин белән дә очрашты. Актив яшьләрне үз итүче Рамил Нотфуллин Давидны Һәм дә аның әнисе Инга Осиповнаны җылы кабул итте. Фикерләрен тыңлады, егетнең өметле икәнлеген танып, тәкъдимнәрен хуплады һәм озак та үтмәде, бу мәсьәлә каралып, август аенда пластик шешәләрне һәм капкачларны җыю өчен 66 евроконтейнер бүленде. Балаларга шешә капкачларын чыгарып ташламаска, табигатьне пычратмаска, җыярга һәм мәктәпләргә алып килергә кушылды. Әлеге чүпләр җыелгач, алар эшкәртүгә тапшырылачак, ә кергән акча инвалид балаларга протезлар һәм инвентарьлар алырга тотылачак. Бу хакта Давид үзенең Телеграм каналында белдерде.

Давид гел башкалада узган чисталык чараларында катнаша. 400 фикердәше белән Юдино бистәсендәге Изумруд күлен җыештырып кайтты, Татарстанның Экология министры Александр Шадриковның кулын кысып күрешүләр дә насыйп булды аңа. Экоакцияләрне Давид калдырмаска тырыша, әгәр берәр сәбәп чыгып баралмый кала икән, ул акциядә, һичшиксез, аның әнисе катнаша. Вятка буйларын нәкъ менә әнисе җыештырып кайтты.

Быелгы көз яңгырлы булды, шуңа да карамастан, Давид һаман да урман җыештыруда, корыган ботакларны җыюда булды.

– Әби әйтә, без мәктәптә укыганда балаларны да урманга ботак-сатак җыярга җибәрәләр иде, ди, – дип сөйли Давид. – Урман да чистарган, ягарга утыны да булган. Хәзер менә алай эшләмиләр, бик кызганыч, әлбәттә, урман кисеп яксалар ягалар, тик корган агачларны җыярга атлыгып тормыйлар. Урманнар чиста торыр иде ичмасам.

Давидның медальләренә карыйм һәм игелекле эшләрен саныйм да, орден тапшырырга кирәк бу егеткә дип уйлап куям. Мәктәп бусагасыннан ук табигатебезгә сакчыл карый белгән егетебезнең илкүләм экологияне дә саклар дәрәҗәдә көчле шәхес булып өлгерәчәгенә шигебез юк.

Бу көннәрдә Давид республика бәйгеләрендә җиңү арты җиңү яулый, аларның барысы да игелек кылуга, рәхимле булуга бәйле. Рәхимлелек дигәннән, Давид янәдән яңа проект башларга уйлый, табигатьне саклауга корылган фикерләре язылган блокнотлар чыгартасы да килә аның. Йөрәкле егетнең барлык уй-хыяллары да чынга ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: давид турганалиев давидовцы