Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

2025 елда хаҗ сәфәренә бәяләр игълан ителде

«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗ оештыруда зур тәҗрибәгә ия: ул хәнәфи мәзһәбе буенча исламның бишенче баганасын уңайлы шартларда дөрес башкаруны гарантияли.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы «ДУМ РТ Хаҗ» 2025 елда хаҗ кылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә: хәзерге вакытта юлламалар алып кую бара. Согуд Гарәбстанына керү 2025 елның 15-30 май көннәренә, ә чыгу 2025 елның 11-15 июнь көннәренә билгеләнгән. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

Татарстан хаҗилары өчен 4 хаҗ программасы эшләнгән:

  • «Комби» – 4 400 доллардан башлап;
  • «Стандарт» – 5 100 доллардан башлап;
  • «Комфорт» – 6 200 доллардан башлап;
  • «В.И.П.» – 11 600 доллардан башлап (*әлеге бәягә 4 урынлы кунакханә номеры кертелгән).

Программаларның бәясе нинди кунакханәгә урнашуга һәм Әл-Хәрәм мәчетеннән ераклыкка, сәфәрнең озынлыгына, маршрутка (очкыч белән яки катнаш – очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбан кертелүгә һәм башка хезмәтләргә бәйле.

Шул ук вакытта барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм рус телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗ комплектына барлык кирәкле әдәбият һәм рюкзак керә.

Иң популяр булган «Стандарт» программасын хәзерге вакытта акция буенча 5100 доллар тора. Ул үз эченә очкыч белән баруны, уңайлы кунакханәдә урнашуны, Мәккәдә, Минада һәм Гарәфәдә туклануны һәм башка хезмәтләрне үз эченә ала. Бу бәягә хаҗи уңайлы рәвештә хаҗ кылу өчен оптималь хезмәтләр җыелмасын алачак. Отышлы юлламаны декабрь ахырына кадәр сатып алырга мөмкин! Урыннар саны чикләнгән.

«ДУМ РТ Хаҗ» гомрә һәм хаҗ оештыруда зур тәҗрибәгә ия: ул хәнәфи мәзһәбе буенча исламның бишенче баганасын уңайлы шартларда дөрес башкаруны гарантияли. Моның өчен булачак хаҗиларга сәфәр алдыннан Нәзарәт белгечләре онлайн һәм офлайн форматларда дәрес бирә: аларга хаҗ кылу тәртипләрен, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә һ.б. урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлата.

Хаҗга барырга гариза бирү һәм урыннар алып калу өчен +7 843-21-21-300, +7 800-555-92-10 номерларына шалтыратырга, шулай ук +7 966-240-53-96 һәм +7 965-589-82-30 номерларына WhatsApp һәм Telegramга шалтыратырга яки язарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хаҗ