Иганәчеләребез ярдәме белән мул табын әзерләдек. Коръән ашына авылыбызның 20ләп хатын-кызы килде. Мул сыйлы табыннар артында иң элек корән укылды, аннан вәгазь тыңладык, мөнәҗәтләр көйләдек.
Дини йолаларның үтәлүенә күңел бик сөенә. Киләчәктә ил-көннәребез тыныч булсын да, сәламәтлектә яшәү насыйп булсын. Мул табыннар әзерләргә ярдәм иткән иганәчеләребезгә дә рәхмәтебез чиксез, аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, эшләгән эшләре Аллаһыбыз ризалыгы өчен булсын, дөнья-ахирәт рәхәте насыйп итсен.
Халисә Гыйльмуллина,
Пүскән авылы.
Нет комментариев