Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балаларны тәрбияләү ул — олы әманәт

Балаларны мөселманча тәрбияләү Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән фарыз бурыч, ата-ана өстендә булган балаларның хакы.

Аллаһы Тәгалә «Та-һа» сүрәсенең 132нче аятендә болай ди: «Әй, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Йорт әһелләреңә вә өммәтеңә намаз укуны боер, намаз уку, намазга өйрәтү һәм намазга боеру мәшәкатьләренә сабыр ит». 

Гукъбә ибен Әбу Суфьян баласын тәрбиячегә биргәндә әйткән:

«Улыңны төзәтә башлауны иң әүвәл үзеңне төзәтүдән башла, чөнки аларның күзләре синең күзләргә бәйле, син яхшы санаган әйберләр, алар өчен дә яхшы булып күренерләр, син начар санаган әйберләр, алар өчен дә начар булып күренерләр. Аларга хикмәтле кешеләрнең тормыш юлларын һәм әдәпле кешеләрнең әхлакларын өйрәт. Аларны Минем белән куркыт, һәм Мин юкта тәрбиялә (җәза бир). Чирне белми торып, дәва бирми торган табиб кебек бул син аларга...»

Хәлифә Габдел-мәлик ибен Мәрван балаларының тәрбиячесенә әйткән: «Аларга Коръәнне өйрәткән кебек үк тугрылыкны өйрәт, аларда матур холыклар тәрбиялә... Аларны хөрмәтле кешеләр һәм гыйлем әһелләре янында мәҗлестәш кыл, надан һәм түбән кешеләрдән ерагайт... Әгәр алдасалар, аларга сук, чөнки алдау — бозыклыкка, ә бозыклык җәһәннәмгә илтә». Имам Газзали балалар турында болай ди: «Сабый — ул ата-анасына Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт. Аның пакь йөрәге нәфис асылташ. Әгәр изгелеккә өйрәтелсә һәм гадәтләндерелсә, шулай булып үсәр ки, һәм дөньяда да, һәм ахирәттә дә бәхетле булыр. Әгәр начарлыкка гадәтләндерелсә һәм хайваннар кебек үз җаена калдырылса, бәхетсез булыр һәм һәлак булыр...» Бу кыйссаларда баланы тәрбияләү буенча безгә үрнәк булырдай мисаллар күп.

Балаларны мөселманча тәрбияләү Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән фарыз бурыч, ата-ана өстендә булган балаларның хакы. Аларның бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле яисә бәхетсез булулары шушы хакларны үтәү яки үтәмәүләренә бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев