Шимбә көн Балтачыбыз чын мәгънәсендә Респрубликабызныӊ иҗтимагый тормыш үзәгендә булды.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм ТР баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Совет депутаты, комитеты җитәкчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Республиканыӊ сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин, Диния нәзарәтеннән күпсанлы вәкилләр, Ханты-Манскийскидан, күрше өлкәләрдән мөфти хәзрәтләре, дин әһелләре, республикабызның танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре килде. Җәлил хәзрәтнеӊ 60 яшьлек юбилеена багышланган бу чара хатирәләр белән үрелеп барды, катнашучылар төрле кызыклы вакыйгаларны бергәләп барладылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнехановныӊ котлавы, Президент аппараты җитәкчесе Әсгат Сафаровныӊ тәбрикләве аеруча җылы, дустанә иде. Бу котлауларны һәм Премьер-Министр сәламен аныӊ урынбасары Васыйл Шәйхразиев җиткерде. Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин юбилярны котлап, мактау кәгазьләре белән бергә кылыч тапшырды. Мөфти хәзрәт Камил Сәмигуллинныӊ да бүләге нәкъ шундый иде. Җәлил хәзрәтнеӊ үткен теле, төпле белеме динебезне төрле якка тайпылышлардан саклар өчен кирәк икәнлегенә ишарә булганын барлык тамашачы аӊлады. Эчкерсез сөйләшү чәй табынында дәвам итте.
Нет комментариев