Дин һәм тормыш
Балтачта гает нмазы ничек укыла
Ураза гаете 5 июльдә үткәреләчәк. Бу көнне Балтачныӊ барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылыр, дип көтелә.
Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе 06.30 сәгатьтә башлана, 07.00 сәгатьтә гает намазы укыла.
Республикада да бу шулай тәгаенләнгән. Башкалабыз Казанда уза торган бәйрәмгә телевидение дә тырышып әзерләнә. "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Данил Гыйниятов әйтүенчә, Татарстан мөфтиенең бәйрәм вәгазе башланганчы ук туры эфирда эшли башлыйлар. Кереш өлештә тамашачыны данлыклы Галиев мәчете белән таныштырырга ниятләре бар.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Мөфтинең бәйрәм вәгазе вакытында исә, һава шартлары көйсезләнмәсә, тиешле рөхсәтләрне көйләп бетерсәләр, квадрокоптер белән берничә мәчетне, урамда җыелган халыкны күрсәтергә ниятлиләр. Күчмә телевизион станция Кол Шәриф мәчете янында да торачак. Аннан да тоташтыру булачак. Туры трансцляция 1 сәгать дәвам итәчәк.
Бәйрәмне иртәнге сәгатьләрдә карарга өлгермәгәннәр аны "Татарстан - Яңа гасыр"да - 19:00, "ТНВ-Планета" каналында 16:00 сәгатьтә тамаша кыла алачак. Бу турыда
Интертат. ру сайты хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев