Балтачтан Нәбиева Зилә "Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивалендә 3 урынны яулады
Дин һәм тормыш

Балтачтан Нәбиева Зилә "Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивалендә 3 урынны яулады

14 ноябрьдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Илаһи моң" рухи мирасыбыз ядкарьләре фестивале уздырылды.

Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашты. Хәзрәт барлык катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде.

Фестивальне КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам һәм ислам белеме үсешен өйрәнү ресурс үзәге, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәрде.

Катнашучылар өч төп номинациядә ярышты: "Коръәнне татар мәкаме белән уку осталыгы", "Халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару: мөнәҗәтләр, бәетләр" һәм "Әдәби мирас әсәрләрен башкару: "Кыйссаи Йосыф", "Бәдавам", "Бабахан дастаны".

Халык авыз иҗаты номинациясендә балалар арасында Балтачтан Нәбиева Зилә 3 урынны яулады.
Мәгълүмат ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

250

Нет комментариев