Бүген Түнтәр авылында кызлар өчен салыначак мәдрәсәгә нигез ташы салынды
Пансионатта киләчәктә районыбыз кызлары гына түгел, республиканың төрле районнарыннан килгәннәргә ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк.
Бүген Түнтәр авылында кызлар өчен салыначак мәдрәсәгә нигез ташы салу чарасы узды.
Пансионатта киләчәктә районыбыз кызлары гына түгел, республиканың төрле районнарыннан килгәннәргә ислам дине нигезләре өйрәтеләчәк.
Әлеге изге эшнең башында районда, республикада игелекле хәйрия эшләре белән танылган меценат Шамил Габдрахман улы Зарифов, «Елмай» сөт-май комбинаты җитәкчесе Рәис Тәбрис улы Шәйхетдинов торуын ассызыклап узу кирәк.
Игелекле райондашларыбыз тырышлыгы белән 1830 елда Гали ишан нигез салып калдырган 1 га мәдрәсә комплексы эчендә кызлар пансионаты төзеләчәк. Комплекс эчендә 1912 елда төзелгән мәдрәсә-музей бинасы, борынгы мәчет бинасы дәресләр уку өчен һәм тагын бер мәдрәсә бинасы әти-әниләргә кунакханә итеп үзгәртеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев