Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чутай мәчетендә ремонт бара... син дә үз өлешеңне кертә аласың

Чутай авылы мәчетендә Аллаһыга тапшырып зур ремонт эшләре башланып китте.

Шушы көннәрдә "Кызыл юл" хуҗалыгы ярдәме белән түбәне алыштыру эшләре бара. Шулай ук мәчетнең эчке ягына да зур күләмдә ремонт таләп ителә, тәрәзә алыштыру, стеналарны яңарту, буяу-агарту һ.б. Барысы да зур чыгымнар сорый.

- Шушы эшләргә үзебезнең дә көч килгән кадәр өлешебезне кертсәк иде, үз авылыбызның иман йортын төзекләндерелүенә битараф калмасак иде. Иман йортын төзекләндерүгә керткән өлешебез, кылган игелекләребез үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтыр, Иншааллаһ. Кем күпме булыша ала, шушы көннәрдә авылыбызның ике кибетендә дә акча җыю пунктлары эшләп килә. Шушындый олы, изге эштән читтә калмасак иде, үз өлешебезне кертсәк иде, - дип хәбәр итә Чутайдан Эльмира Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250